Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән яз һәм матурлык бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.

8 Март – сөекле хатынкызларыбызны, әниләребезне, әбиләре безне, сөйгән ярларыбызны, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны, дусларыбызны олылау бәйрәме. Тормышта нинди генә  уңышларга ирешсәк тә, без барысы   өчен бе ренче   чиратта әниләргә  бурычлы. Гаилә учагын сүндермичә саклау, әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, балалар тәрбияләү кебек җаваплы вазыйфаларны башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең янда ирләр көчлерәк, яшәешебез миһербанлырак була бара. Сез ирне дә, баланы да багасыз,  тормыш ны  да  җигелеп  тарта сыз, эштә дә уңышлар яулыйсыз.  Районыбызның икътисади,  мәдәни тор мышына  үзегездән зур
өлеш кертәсез. Шулай ук  сәнәгатьтә,  авыл хуҗа лыгында да  мул  хезмәт  җимешләрегез күз алдында.  Ә инде районы быз мәгърифәтен,  мәдәниятен,  сәламәтлек  сак лау өлкәсен сездән  башка  күзаллавы  да кыен. Югары уңышларга ирешеп, төрле дәрәҗә бүләкләргә, мактаулы исемнәргә лаек булучылар да күп арагызда. Бу бәйрәм   көнендә  Бөек Ватан сугышы вете раннарына – кадерле әбиләребезгә, әниләребезгә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Фи дакарьлегегез өчен сез нең алда баш иябез. Акыллы киңәшләрегез, олы тормыш тәҗрибәгез белән сез үз балаларыгызга һәм оныкларыгызга  бәяләп бетергесез яр
 дәм күрсәтәсез,  яңа уңышларга рухландырасыз. Кадерле хатын-кызлар! Сезгә гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек телим, гел яшь булып калыгыз! Теләкләрегез чынга ашсын, яраткан кешеләрегез яныгызда булсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз уңышлары белән куандырып торсын!

Саба  муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов.

Фәнил Мәүлетов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев