Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Картаямени соң йөрәк?!»

Өлкәннәр декадасы дәвам итә

 Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Картаямени соң йөрәк» дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Чара башында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары И.И.Котдусов, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Н.И. әүләтшин, ветераннар Советы Рәисе Ф.И.Ильясов җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, «Акварель» халык бию төркеме, «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә өлкән буын вәкилләренә музыкаль котлаулар, биюләр, җылы теләкләр җиткерделәр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, проблемаларын онытып һәм күңелләре белән ял итеп, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев