Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә багышланган хоккей буенча традицион турнир

5 гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегендә якташыбыз, Алан-Елга авылында туып-үскән Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелде. Турнирны оештыруда күпсанлы иганәчеләр катнашты: Кавиевлар гаиләсе; Гатиятуллин Айрат Хәмит улы; Ахатов Азат Мөхтазир улы; Мөхәммәтҗанов Наил Рәис улы; «Игенче»ҖЧҖ. Турнирны бизәү һәм музыка белән тәэмин итүне Шекше мәдәният йорты оештырды.

 5 январь көнне мәдәният хезмәткәрләре "Кыш, спорт һәм мин!" дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырдылар. Балалар һәм спортчылар арасында   “ Капкага шайба кертү”, "Бер-береңне куып җитү", "Шорт-трек" кебек уеннар үткәрелде. Балалар шулай ук бозлы эстафетада да катнаштылар һәм иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев