Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан шәһәренә экскурсия

Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Театр елы һәм әниләр көне уңаеннан, авыл халкы өчен, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Туфан Миңнуллинның «Төш»пьесасы буенча куелган спектакльгә экскурсия оештырдылар.

Спектакльгә кадәр Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда. К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы драматург Туфан Миңнуллин иҗаты белән таныштырды. Шулай ук әлеге чарага драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да чакырылган иде. Әлеге чара тәмамланганнан соң, без залга спектакль карарга үттек.Тере музыка һәм күп кенә халык җырлары яңгыраган спектакльдә тормыш куйган күп кенә катлаулы сорауларга җаваплар эзләү бара.

Экскурсияне Кремль яр буе буйлап сәяхәт белән тәмамладылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев