Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казанче Бигәнәй авылында “Әдәби манзара”

10нчы апрель көнне Казанче Бигәнәй авылында “Әдәби манзара” - әдәби кунакханә булып үтте.

Кунакханә татар китабына,татар язучыларының туган җиргә,туган туфрагына  багышлап язылган әдәби әсәрләренә нигезләнеп алып барылды. Чарада  катнашучылар:  Сәрия Магсумова , Гузәл Юмаева Һәм Рәфисә Гайнуллиналар тәкъдим ителгән китапларга бик матур  анализ ясадылар.  Бигәнәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” халык театры китаплардан өзекләр тәкъдим итте. Әдәби әсәрләр турында бергәләп фикер алышырга Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы,китапханәчеләр, "Сөембикә"клуб берләшмәсе әгъзалары,шигъри күңелле якташыбыз Миңнегөл апа Манихова да килгәннәр иде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев