Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Казанда иң яхшы биючегә 300 мең сум биреләчәк

Бәйгедә катнашыгыз, дуслар!

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан Казанда профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» узачак. Иң шәп биючегә 300 мең сум биреләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бию көрәше» Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Максат – татарча биюче һәвәскәрләр санын арттырып кына калмыйча, аларның бию осталыгын үстерү, татар халык биюен популярлаштыру.

Бәйгедә катнашуның ике ысулы бар: берсе – пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чарасына килеп, «иң яхшы биюче» исеменә лаек булу; икенче ысул – konkurskazan@mail.ru электрон адресына 31 июльгә кадәр гариза юллау. «Бию көрәше»нә, профессиональ биючеләрдән кала, 18 яше тулган һәркем гариза юллый ала. Финал этабы 28 августта узачак.

Гаризаны сылтама аша юлларга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-in-yaxsy-biyucega-300-men-sum-birelacak-5906646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев