Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казанда хатын-кыз, интернетта "Төркия кешесе" белән танышып, 355 мең сум акчасыннан колак каккан

Татарстан башкаласында 57 яшьлек ханым электрон мошенниклыкның корбаны булган.

11 гыйнварда бер сайтта хатын-кызга таныш булмаган ир-ат язган. Ул үзенең Төркия гражданины булуын җиткергән. Бер айдан соң, ир-ат хатын-кыз белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыргач, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар турында сөйли һәм үз счетына акча күчерүен сорый. Хатын-кыз үтенечне кире какмый.

Бераздан ул янә ярдәм сорый, Казанга килергә һәм барысын да кире кайтарырга вәгъдә итә. Зыян күрүче кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны янә җинаятьчегә акча күчерә. Күпмедер вакыт узгач, ир рәхмәт йөзеннән бриллиантлы посылка җибәрүен, тик ул әлегә таможняда «ятуын» һәм аны түләргә кирәклеген хәбәр итә. Хатын-кыз мәгълүматны яңадан тикшерергә була һәм ир-атның мошенник булуын аңлап ала. Соңыннан полициягә мөрәҗәгать итә.

«Авиатөзелеш» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Матди зыян 355 мең сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Татар-Информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев