Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Көчлеләр,кыюлар,җитезләр» күңел ачу программасы

Ватанны Саклаучылар бәйрәме – илебезгә хезмәт итү һәм халыкның хәрбиләргә карата тирән ихтирамы символы.Россия армиясенең тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйле.

Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр.Буыннан-буынга алар намус, антка тугры булу, хәрби иптәшлек, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне мираска калдыралар. 25 февраль Түбән Шытсу мәдәният йортында «Көчлеләр,кыюлар,җитезләр» дигән күңел ачу программасы узды. Бәйрәм башында алып баручылар ир-атларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр.Ир-егетләр төрле конкурсларда үзләренең көчләрен сынадылар.Кичә азагында ир-егетләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X