Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңар мәдәният йортында «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестивале узды

Гаилә елы уңаеннан уздырылган фестивальдә Тимершык, Симет һәм Мишә авыл җирлекләре гаиләләре катнашты.

 Балалар, әти-әниләре, әби-бабайлар,  гаиләләре белән сәхнәдә бергәләп үзләренең оригиналь һәм  күңелгә үтеп керә торган номерлары белән чыгыш ясадылар.

Биюләр дә, җырлар да, театральләштерелгән тамашалар да булды, балалар коллективлары чыгыш ясады. Яшь буынны да  өлкәннәр арасында күрү аеруча күңелле булды. Сәхнә чыгышларыннан тыш, иҗади күргәзмә дә оештырылды.

Анда кулдан эшләнгән әйберләр, картиналар,  чигүләр, традицион кулинария эшләнмәләре тәкъдим ителде, ә күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды.

Бәйрәм дәвамында мәдәният йортлары солистлары, дуэтлар, "Наза" балалар фольклор коллективы кунакларны һәм тамашачыларны концерт номерлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев