Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Кечкенәдән үк үземнең биюче буласымны белә идем"

“Уңышның 1 проценты – сәләт, 99 проценты – хезмәт һәм тырышлык”, ди Альбина.

Райондашыбыз Альбина Галиева (Фәтхриева) исеме күпләргә таныш. Оста биюче буларак кына түгел, үзен мәктәп елларында ук профессиональ спорт белән шөгыльләнүче, җәмәгать эше активисты буларак таныткан кыз моннан ике ел элек районыбыз данын яклап чыгыш ясаган республикакүләм “Татар кызы” конкурсы финалисты булуга да иреште. Кечкенәдән яраткан шөгыленә тугры калган Альбина махсус һөнәри белем алып, хәзер бию серләрен башкаларга өйрәтә. Үзмәшгүль булып теркәлеп, ул Саба үзәгендә һәм Теләчедә бию студияләрен ачуга иреште.

- Мин кечкенәдән үк үземнең биюче буласымны белә идем, инде,- ди Альбина. Дөрес, бездә биюче һөнәренә карата төрле фикер яши. Чынга кабул итмәүчеләр дә бар. Өйдә безнең әти белән әни тарафыннан элек-электән тәрбия шулай куелды: балаларга һәр нәрсәдә ирек һәм сайлау мөмкинлеге бирү, ягъни хыял-максатларыңны тормышка ашыруда чикләүләр булмады. Әлбәттә, иреккә чыктым дип, һәрнәрсәдә чаманы да белә идек. Документларны КФУның икътисад факультетына тапшырып кайткан җирдән, бер уңайдан, әти тәкъдиме белән, аның күчермәләрен педагогия университетының бию факультетына да калдырып чыктык. Имтиханнар башланды. Һәм мин сайлау алдында калдым. Ике уку йортында да уку мөмкинлегеннән күңелемә хуш килгәнен- бию сәнгатен сайладым. Һәм бу минем иң дөрес карар кабул иткән чагым булгандыр дип уйлыйм.”- ди Альбина.

Әлеге уку йортына керүенә һәм киләчәк язмышын билгеләүдә “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закированың йогынтысы зур була. Имтиханнар вакытында классик бию күнекмәләрен оста башкарган балерина кызлар арасыннан, җыйнак кына гәүдәле, сыгылмалы хәрәкәтле, чая Саба кызын тиз күреп ала ул. “Шул вакытта ук бик ошаткан идем үзеңне”, -ди Чулпан Ринат кызы еллар үтеп, Альбина белән профессиональ сәхнәләрдә күрешкәч. Студент чагында Альбина укуын эш белән бергә алып бара. Педагоглар сәләтле кызны дәресләрдән соң балалар белән эшләргә дә еш чакыралар. Үзе дә университетта студентлар белән заманча бию коллективы оештыра. Укудан бушаган арада танылган артистларның иҗат төркемнәре белән гастрольләргә йөри. Казанда алган тәҗрибә, эш күнекмәләре укуны төгәлләп Сабага кайткач та бик ярдәм итә. Әз-мәз җыелган “капиталы”на махсус бина арендалап, бию студиясен булдыралар. “Бу хыялымны тормышка ашыруда ирем Сәйдәш, әти-әниләрем бик ярдәм итте. Оешасына башта бик ышанып та бетмәгән идем, иң зур авырлыгы бәлки үземнең куркуны җиңүдә булгандыр. Барып чыгармы дип борчылдым. Бинаны ремонтлауга, җиһазландыруга 4 ай вакыт китте. Күңел төшкән чаклар да булмады түгел. Әмма беренче чиратта бу эшемне район җитәкчелегенең хуплавы, юлымда гел яхшы кешеләр очравы, якыннарымның булышуы иңнәремә канатлар куйды”-дип искә ала ул чакларны Альбина.

Хәзер заманча итеп җиһазланган иркен студияләрдә ике районга 100 гә якын бала бию күнекмәләрен үзләштерә. Махсус фестивальләргә баралар, инде беренче җиңүләре дә бар. Шулай ук хатын-кызлар өчен матур гәүдәле булу серләренә өйрәтүче фитнес дәресләр дә оештырыла. Альбинаның дәресләрне үткәрүдә үз ярдәмчеләре дә бар. Сабада балалар белән хореографлар Алина Әхмәтова, Теләчедә Зарина Әхмәтова шөгыльләнә. “Эш башлагандагы куркуларым юкка булды, чөнки район үзәгендә бию түгәрәгенә ихтыяҗ зур булып чыкты. Әйтәм бит, Казанда алган тәҗрибәм, оештыру бик ярдәм итте. Студия ачылып ике ай узуга чыгымнарны тулысынча каплый алдык. Әмма, биюгә өйрәтүне минем очракта акча эшләү чыганагы итеп кенә карамаска кирәк. Бу, беренче чиратта, бик зур җаваплылык та. Үземнең балалар белән эшләүдә 10 еллык эш тәҗрибәм бар. Нәни биючеләрне махсус программа нигезендә укытабыз, күнекмәләрне яшь үзенчәлекләренә һәм физик мөмкинлекләренә карап өйрәтәбез, аның үз тәртипләре һәм таләпләре бар. Студияне тоту, музыка җиһазлары, шул ук маталар сатып алу өчен дә өстәмә чыгымнар кирәк. Мин дөрес һәм сыйфатлы эшлибез дип уйлыйм. Үз эшеңне башлауга килгәндә, кешенең хыялы бар икән курыкмаска, башта хаталанып, каршылыклар алдында “төртелеп” булса да, үзеңне сынап карарга кирәк дип уйлыйм. “Уңышның 1 проценты- сәләт, 99 проценты – хезмәт һәм тырышлык”,диләр бит. Мине бүгенге көндә иң куандырганыхезмәтем балаларга һәм аларның әти-әниләренә шатлык китерә. Үзем дә эш урыныма баргач, күңелемә ял, ләззәт алып, яңа эшләргә рухланып кайтам”,- ди оста биюче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев