Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кефир эчеп “исергән”

ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларны спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чаралары белән идарә итүчеләрдән чистартуны дәвам итә. Әйтик, октябрь-ноябрь айларында аек булмаган хәлдә руль артына утырганнары өчен 21 йөртүчегә беркетмә төзелгән. Араларында 23 яшьлек егетләр дә, ир уртасына җиткәннәре дә бар. Беркетмәләргә язганнарын укысаң сырада, кваста шулхәтле алкоголь булуына хәйран калырлык.

Мисалга, 29 октябрьдә “ВАЗ-21093” автомобилендә барган 1976 елгы Кече Шыңар кешесе үз авылында туктатылгач, кефир эчүе һәм фельдшерга күренергә юлга чыккан булуы турында язган. Менә шушы гөнаһсыз эчемлек аның канына 0,915 промилле алкоголь бирә. Киров өлкәсенең Сосновка авылы кешесе Ж. үзе салып алгач, Саба-Лесхоз юлында рульне машинадагы пассажиры Г.га тапшыра. Әмма ул автомобиль хуҗасына караганда да ныграк исерек булып чыга. Беркетмәгә язуларыннан күренгәнчә, янәсе, Г. үзен автомобиль йөртүдә сынап караган, ә Жуков салонда йоклап китмәсә, рульне правасыз кешегә бөтенләй бирәсе булмаган.

Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2014 елдан башлап, исерек килеш бер ел эчендә кабат руль артына утыручылар җинаять җаваплылыгына тартыла. Соңгы ике айда әлеге чара 3 йөртүчегә карата кулланылды. Болар – 1971 елгы Яр Чаллы шәһәре, 41 яшьлек Пүкәл һәм 1984 елгы Мишәбаш авыллары кешеләре. Соңгысы юл-транспорт вакыйгасы да китереп чыгара. Юлларда тоткарланучыларның өчесе беркетмәгә имза куюдан баш тарткан. Әмма алай гына җаваплылыктан кача алмыйсың. Барлык очракларда да медицина тикшерүе узарга теләмәү исерек хәлдә булу дигәнне аңлата.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев