Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КҮҢЕЛ КУРКА, КУЛ ЭШЛИ

Узган җомгада Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәгә эшсезлек буенча исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр, эшкә яраклы физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр килгән иде. Шулай ук Саба аграр көллияте студентлары да катнашты.

Сөенеп барыр эшең, өстәлеңдә ашың булу – зур бәхет, диләр. Әмма эшле һәм ашлы булу берәүгә дә җиңелләрдән бирелми, моның өчен  күп көч түгәргә кирәк.  Эшсез калуның да сәбәпләре күп төрле. Бүген халыкны хезмәт  һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә  143 кеше исәптә торып, эшле булу көнен көтә. Үзәк җитәкчесе Данис Габдерахманов әйтүенчә,  кешенең белеме тәкъдим ителгән ваканциягә туры килмәгән очракта   бушлай  100дән артык  төрле эшче һөнәренә укыту мөмкинлеге бар.  «Районыбызда ел саен 100дән артык кеше үзәк аша яңа һөнәр үзләштерә. Декрет ялында утыручы хатын-кызларны укыту да  каралган. Күп очракта  Сабада укыту мөмкинлеген булдырырыга тырышабыз»,– ди Данис Габдерахманов. Һәр­бер кешенең  кайдадыр барып, акча түләп  уку мөмкинлеге юк. Дәүләт эш эзләүчеләрне яңа һөнәрле итү  һәм квалификацияләрен күтәрүдә кайгырта икән, моңа сөенергә генә кирәк, билгеле...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев