Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелебез белән көчле без

1993 елдан «03» декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның якыннары белән бергәләп «Күңелебез белән көчле без» дип  исемләнгән  очрашу кичәсе уздырдылар.

Чарада «Канатсыз очып кара» дигән исем астында язмыш сынауларына бирелми иҗат итеп яшәгән язучыларның китапларыннан күргәзмә  тәкъдим ителде. Конкурста катнашкан балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, «Айсылу» фильмы тәкъдим ителде. Чара чәй табыны артында истәлекләр барлау, күңелле уеннар  белән дәвам итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев