Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күңелле балачак” вокал конкурсы

1 нче июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан район мәгариф идарәсе мәдәният йортында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Күңелле балачак” вокал конкурсы уздырды.

Конкурста 19 балалар бакчасыннан 311 бала катнашты. Конкурсантлар төрле жанрдагы, стильдәге, тематикадагы җырлар башкардылар. Һәрбер балалар бакчасы чыгышларга иҗади якын килеп әзерләнгәннәр, тамашачыларга узләренең позитив, якты чыгышлары белән истә калдылар. Конкурс ахырында барлык катнашкан коллективларга төрле номинацияләрдә лауреат исеме бирелеп дипломнар тапшырылды, ә балалалрга – истәлекле бүләкләр.  Нәни дусларыбызга һәм аларның тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм иҗади уңышлар телибез. Барлык балаларны да Бөтендөнья балаларны яклау көне белән котлыйбыз, аларга сау-сәламәт булуларын һәм күңелле балачак теләп калабыз.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев