Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кем ул Нуретдин Куркин?

Байлар Сабасының беренче пионерларыннан берсе булган, яшьләрне Осовиахим оешмасында Ватанны сак­ларга әзерләгән Нуретдин Куркинның якты дөньядан киткәнлегенә инде 30 елдан артык. Кем соң ул Куркин? Җиңү көне якынлашкан көндә аның турында күбрәк белү райондашларыбыз өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.

Нуретдин Куркин 1913 елның 22 декабрендә Сабай авылында Билалетдин белән Минневафа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ул Байлар Сабасындагы тау башында урнашкан җидееллык мәктәптә укый. Бик актив пионер, төрле чараларда һәм җәмәгать эшләрендә катнашып, башлап йөрүчеләрнең берсе була. 1931 елда Арча укытучылар әзерләү техникумында дүрт айлык курсларда укып кайткач, Сабай авылында укытучы, аннары районара оешмада секретарь булып эшли. Яшь егетнең тырышлыгын күреп, аны 1933 елда НКВД оешмасына сәркатип итеп чакыралар. 1935 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алалар һәм Байкал аръягы округының хәрби полк мәктәбен тәмамлый. Яхшы укыган курсантны Мәскәүдәге Ленин исемендәге хәрби политик училищега җибәрәләр һәм кече политрук дәрәҗәсе биреп, СССР чикләрен бозган ак финнәргә каршы оештырылган Ленинград фронтының 72 аерым чаңгы батальоны ротасына билгелиләр. Хәрби бурычны үтәп кайтканда фин снайперының йөрәккә төбәп аткан пулясы чаңгы таягы белән өскә күтәрелгән вакыты туры килеп, кулын яралый. Егет хәрби госпитальдә дәвалана. Сәяси белгечле хәрби хезмәткәрләр җитмәгәнлектән, 1940 елның март аенда фин халык армиясенең 3нче укчы дивизиясенә политрук итеп күчерелә. Фин илбасарлары тар-мар ителгәннән соң, Нуретдин Куркин 1940 елның маенда туган ягына кайта һәм милиция идарәсендә уполномоченный булып эшли. Үзен хәрби хезмәттән кайтуын түземсезлек белән көткән Миңниса Самат кызына өйләнә. 1941 елда беренче кызлары Роза туа. Ләкин яраткан тормыш иптәше, кызы белән тыныч тормышта озак яшәргә-эшләргә туры килми. Сугыш башлангач, Нуретдинны 1942 елның 15 гыйнваренда Кызыл Армия сафларына алалар һәм Алатырь шәһәрендә хәрби курсларда укытып, Калинин фронтының 78нче укчы дивизиясенә рота политругы итеп билгелиләр. Шушы ук елда барган авыр сугышта аягын снаряд кыйпылчыклары тишә. Күп кан югалту сәбәпле, кисәк-кисәк аңын җуеп ала, аның ыңгырашу тавышын ишетеп: “Нуретдин, синме бу ?” - дигән тавышка һушсыз кала. Аны танып, мәхшәрдән коткаручы Байлар Сабасы кеше­се Йосыф Шакир­җанов булып чы­га. Менә шушы ва­кыт­та якташы очравы гына аны үлемнән коткарып кала. Н.Куркин терелгәч, командирлар әзерләү курсларында укып, лейтенант дәрәҗәсе ала. 1943 елның декабрь аенда кабаттан аяклары яраланып, 1944 ел­ның 5 мартына кадәр Иваново шә­һәрендә госпитальдә дәвалана. Ан­нары 1190нчы укчы полкның 2нче батальонының 5 ротасы командиры булып сугышта катнашуын дәвам итә. Хәр­би комиссия үткәннән соң аны тылдагы резерв полкка күчерәләр һәм тимер юллар саклау буенча оештырылган 26нчы дивизиядә штаб начальнигының ярдәмчесе итеп бил­гелиләр.

Нуретдин Куркин Сабай авылына капитан дәрәҗәсендә күп кенә медаль-орденнар белән кайта. Авылда аны әтисе Билалетдин һәм әнисе Минневафа каршы ала, фронтта лейтенант дәрәҗәсендә сугышкан энеләре Исхак һәм Нургалиның хәбәрсез югалулары гына йөрәкне телгәли. Аларны көтә-көтә әнисе Минневафаның күзләре сукырая. Шулай ук бер сеңлесе Зәйнәп тә сугышта катнаша: хәрби госпитальдә яралыларны дәвалап Берлинга кадәр барып җитә. Н. Куркин Сабай авылында оешкан “Кызыл трактор” колхозын 1949 елга кадәр җитәкли. Яхшы күңелле, ярдәмчел кешене авылдашлары хөрмәт итә.

Ләкин тыныч тормыш башланса да, югарыдагы җитәкчеләр, оештыру дәрәҗәсенең югарылыкта булуын исәптә тотып, отставкадагы ка­пи­танны, яшьләрне Ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияләү өчен, “Осовиахим” базасында оешкан “ДОСААФ” оеш­масына җитәкчелек итү­не йөклиләр. Бу оеш­ма Сабаның Ленин ура­мындагы мәчет бина­сында, ә полигоны бухгалтерлар әзерләгән, со­ңыннан интернат булып торган бинаның уң ягын­да урнашкан була. Аны хәтерләүчеләр: “Дүр­­тешәр кеше итеп те­зеп, агач мылтыкларын җилкәләренә аскан егетләрне җыр­лата-җырлата кыска гына буйлы, мөлаем йөзле хәрби киемдәге Нуретдин Мучермә елгасына алып бара, ә анда алар чын автомат һәм пулеметтан аталар. Нуретдин: Дошманны юк итәчәгегезгә ышаныч белән туры атыгыз, - дип команда бирә иде”, диеп искә алалар. Ул бу оешмада 1953 ел­ның 17 ноябренә кадәр эшли.

Сугыш яралары борчый башлагач, Сабайга кайтып, XXII партсъезд исемендәге колхозда эшли. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган тормыш иптәше Минниса Самат кызы белән Рөстәм, Фәрит, Зөфәр, Роза, Фирая, Рушания, Әлфияне үстереп, аларга югары белем биреп, зур тормыш юлына аяк бастыралар. Безнең арабыздан китүенә күп еллар узса да, Җиңү көннәре якынлашканда, аның балалары, туганнары, аны белүчеләр, дуслары, иптәшләре һаман аны сагынып, хөрмәтләп искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев