Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кемдер 27 литр сава, кемдер 13не генә

Кичә Ике басу Арташ фермасының яңа төзелеп килүче торагында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында терлекчелек тармагында яртыеллык эшкә йомгак ясадылар.

Хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында үткәрелгән  ки­ңәшмәдә күрсәтелгән саннардан   күренгәнчә, районда 1 июльгә 283812 центнер  сөт (былтыргының шушы  чорына карата 107%), 19237  центнер сыер ите (103%) җитештерелгән. Тармакка тулы анализ  ясаган авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин   чыгышында  әйтелгәнчә, күрсәткечләрдә әле шактый чуарлык   булуы   күзәтелә. Өч хуҗалык –  “Саба” җәмгыятенең Ми­чән бригадасы, “Симет”, “Урта Саба” җәмгыятьләре  сөт җитештерүдә узган  ел ирешелгәннәрдән чигенеп эшләгән (83-90%).  Хуҗалыкларга барлык  сыерлардан тәүлеккә  кимендә 20 литр  сөт савып  алу бурычы  ел башында  үткәрелгән киңәшмәдә үк  куелган   иде. Фактта 1 июльгә бу   күрсәткеч район буенча 16,5 килограмм  гына тәшкил итә..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев