Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кемерово кайгысы – уртак хәсрәт

25 март россиялеләр күңеленә кара дата булып кереп калачак. Бу көнне Кемерово шәһәрендәге сәүдә үзәгендә килеп чыккан янгында 64 кеше янып үлде, шуларның 41е – балалар.

Бер ир хәтта өч нарасыен һәм хатыны белән бертуган сеңлесен дә югалткан...Әлеге коточкыч  фаҗига без гадәттән тыш хәлләрдән соң үзебезгә тиешле  нәтиҗә  ясый белмибез икән дигән  күңелсез фикергә этәрә. Югыйсә Пермьдәге “Хромая лошадь” төнге клубында чыккан  янгында 150дән артык кешенең гомерен өзелгәнгә 9 гына ел  үтте әле. Сабак  алынмаган  булып  чыга. Сораулар   күп. Нигә янгын  куркынычсызлыгы таләпләре  үтәлмәгән, ни өчен күңел ачу үзәкләре иң өскә – дүртенче катка  урнашкан,  нигә  балалар   бикләп калдырылган?

  Кемероводагы  фаҗигадән соң  генераль  прокуратура фәрманы  буенча  барлык сәүдә һәм күңел ачу  үзәкләрендә  иминлек  мәсьәләләрен  тикшерү башланды. Планнан тыш тикшерүләр безнең районда  да үткәрелде. Прокуратура  хезмәткәрләре, башкарма комитет һәм гадәттән  тыш  хәлләр  министрлыгы  вәкилләре берлектә халык күп була торган объектларга  чыктылар. “Барысы 17 объект тикшерелде. Шуларның өчесендә – Шәмәрдән универмагында, мәдәният  йортында һәм “Яшьлек” мәдәни-спорт комплексында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең  үтәлеп бетмәве ачыкланды. Кимчелекләрне  ашыгыч бетерергә кирәклеге күрсәтелгән доклад  язылып, җитәкчеләргә тапшырылды.  Таләпләрнең үтәлеше тикшереләчәк”,– диде район прокуроры  урынбасары  Рәшит Ахунов.

  Әйтергә  кирәк, Кемерово фаҗигасеннән   соң халык үз иминлеге хакында үзе дә кызыксына башлады. Камера тотып, халык арасында йөрүчеләр сәүдә үзәкләрендә  запас ишекләрнең  һәрвакыт  ачык тормавын, кайбер урыннарда аларны  товарлар, җиһазлар һәм тартмалар белән  каплап торуын күрсәттеләр.  Учреждениеләрдә дә андый-мондый хәл булганда ничек эш итәсен кабат исләренә төшерәләр. Сабаның "Балачак" бакчасында балалар һəм хезмəткəрлəрне эвакуациялəүнең практик күнегүләре үткəрелде. “Чарада легенда буенча ут чыгу чыганагы билгелəнде һəм тревога булуга, махсус ярдəм килгəнче, учреждене хезмəткəрлəре һəр баланы куркыныч булмаган урынга алып чыкты. Өйрәнүләр тормышта кабатланмасын иде, беребезгә дә Кемеровода булган фаҗиганең шаһитлары булырга язмасын"- дип хәбәр итте методист Лилия Вафина. Кыскасы, борчылабыз,  кайгырабыз. Бу – бәлага юлыкканнар өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур хәсрәт. “И балам,  ничек  кайгырмыйсың. Кеше хәсрәтенә өзгәләнмәү мөмкин түгел. Сабыйларның әти-әниләре бу ачы югалтуга ничек түзә икән, гаилә-гаилә янучылар бар бит, дип, оныгымны кочаклап елыйм, – ди сабалы Флера  апа Сөнгатова. “Барыбыз да кайгырдык. Кичерешләрне әйтерлек   сүзләр юк.  Йөрәкләребез  елый, бик  авыр. Күңелләрдә бары тик бер генә  уй: мондый фаҗигаләр беркайчан да, беркем белән  дә  кабатлана  күрмәсен  иде. Бар теләгебез шул”,–диләр  “Тургай”  социаль приютында тәрбияләнүче Айгөл һәм  Ирек Манаповлар. Кемероводагы фаҗига бөтен Россияне берләштерде, ул зур илебезнең барлык төбәкләре өчен уртак кайгы.

  28 март кичендә район җитәкчелеге, район халкы – олысы-кечесе  үлгәннәрне искә алу өчен Мәңгелек  ут каршында  хәтер шәмнәре кабыздылар, чәчәкләр һәм уенчыклар китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев