Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының дивизион этабы узды

2022 елның 5-6нчы декабрь көннәрендә Саба муниципаль районында гомуми белем бирү мәктәп командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының дивизион этабы узды. Уеннар Саба һәм Килдебәк урта мәктәпләре базасында үтте. Ярышның кунагы дәрестән тыш һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру секторы белгече Габитова Лариса Гайсеевна иде. Ярышның баш судьялары - Тарасов Владимир Юрьевич һәм Конопельцев Аркадий Геннадьевич.

Ярышта Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә һәм Чистай районнарыннан килгән командалар көч сынашты. Киеренке уеннардан соң җиңүчеләр дә билгеләнде:

 

I-урын:

егетләр: Кукмара районы

кызлар: Биектау районы

 II-урын:

егетләр: Саба районы

кызлар: Арча районы

III-урын:

егетләр: Чистай районы

кызлар: Балтач районы

Җинүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев