Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык белеп торсынга

Өченчекөн башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов торак-коммуналь хуҗалыклары, Саба электр челтәре, “Сабагаз” идарәсе җитәкчеләре белән коммуникация челтәрләрендә планлы эшләр башкарылганда, авария нәтиҗәләрен бетергәндә ут, су, газ, җылылык бирүнең вакытлыча туктатылып яисә юлларның ябылып торачагын халыкка җиткерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.

Әлеге очраклар турында хәбәрдар булу һәркем өчен кирәк. Булган күңелсез очраклар бу хакта сөйләшүнең мөһимлеге турында сөйли. Әйтик, кеше электр белән эретеп ябыштыру эшен планлаштыра һәм шул көндә иртә баштан ут булмый. Аерым юл участокларының ябылган икәнлеген белмәүчеләр дә артык километрлар җыя. Хәзер мондый хәлләрне булдырмау өчен планлы ремонт эшләрен башкаручы оешмалар 89270449270 кәрәзле телефонына бу хакта татар һәм рус телләрендә хәбәр (смс, ватсап) җибәрергә тиеш булалар. Әлеге хәбәр район сайтына куелачак һәм радио аша да халыкка җиткереләчәк.

Фото: архив/saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X