Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кави Байкиев исемендәге кадет интернат- мәктәбе укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр, "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм үткәрелде

28 майда Кави Байкиев исемендәге кадет интернат- мәктәбе укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр, "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр өчен чын мәгънәсендә балачак бәйрәме узды.

Балаларга әлеге татлы мизгелләрне Казан шәһәрендә урнашкан зур оешма – "СВАР ТЭК"  компаниясе  бүләк итте. Әлеге оешманың  Иске Икшермә авылын сайлавы очраклы түгел, чөнки җәмгыять директоры Юрий Викторович Золотарев чыгышы белән  шушы төбәктән. Әлеге юмарт куллы җитәкче туган якларына эзне суытмый,  әледән-әле иганәчелек ярдәмнәре күрсәтә.

"Уку елы тәмамланганда һәм Халыкара балаларны яклау көне якынлашканда балалар өчен күңелле тамаша оештырырга теләдек. Мин  җәйге каникулларымны биредә әбием янында уздыра идем. Шуна да бу авыл миңа бик якын һәм кадерле. Балаларны сөендерә алу – үзе зур бәхет",– дип сәламләде җитәкче.

Бәйрәм тамашасында башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов иганәчеләргә рәхмәтен белдереп, бәйрәмнең  балалар күңелендә матур истәлек булып калачагын әйтте.

  Икшермә кадет мәктәбе барабанчыларының чыгышын да бәйрәм кунаклары яратып һәм сокланып кабул итте. Мәктәп-интернатның  спорт залы  балаларның шат авазыннан яңгырап торды. "Лайм" АРТ” студиясе артистлары,   аниматорлар "Яхшылык һәм яманлык" дигән  шоу программа күрсәтеп, яхшылыкның һәр­вакыт өстен булуын исбатладылар.

Балалар поп-корн, баллы мамык белән сыйландылар, спорт уеннарында катнаштылар,   күңел ачтылар. Тамашадан бер бала да читтә калмады, кадет интернат-мәктәбе директоры Айрат Һидиятуллин бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә  олы рәхмәтен җиткереп, Грамоталар тапшырды.

"Бу  чыннан да безнең балалар өчен бик зур бәйрәм булды. Мондый  күңелле бәйрәмнәрне Юрий Викторовичның беренче генә уздыруы түгел. Ул "Тургай" приютына да еш  иганәчелек күрсәтә. Күптән түгел укучылар бе­лән очрашулар уздырып, үзләренең эш-тәҗрибәләре белән бүлешкән иде. Без игелекле якташыбызга  бик рәхмәтле. Балалар күңеленә матур истәлек булып  урнашырлык бәйрәм бүләк итте", – диде тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары Мәдинә Маканова.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев