«Халыклар дуслыгы - республикам байлыгы» этнографик викторина
2021 ел - Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеле. Әлеге уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубы тарафыннан «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән «Халыклар дуслыгы - республикам байлыгы» дигән исем астында этнографик викторина уздырылды. Катнашучылар республикабызда яшәүче төрле милләт халкының милли йолалары, гореф – гадәтләре, мәдәнияте, әдәбияте турындагы сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Музыкаль тур вакытында башкорт һәм татар халык җырларын мари, рус халык биюләрен башкардылар.
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев