Хатын-кызларбыз хөрмәтләнде
8 март- хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан узган атна бәйрәм чараларына бай булды. Хезмәт коллективларында, мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә һәрьяклап гүзәл затларыбыз тәбрикләнде.
Бәйрәм чараларының республика масштабындагы иң олысы- Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.Әлеге чарада безнең районнан да зур делегация катнашты. Конкурсның муниципаль һәм зона турында җиңүчеләр- Керәннедән Рәмзия Сафина, Гүзәлия Габдерахманова (Сабабаш), Төбәктән Язилә Сөнгатуллина һәм Кызыл Мишәдән Зәләфрүз апа Гатттарова янына күп балалы әниләребез- Килдебәктән Гөлия Хәлимова, Алан Елгадан Айсылу Сафина, Сабабаштан гаиләдәге 2 балалары янына тагын 4 ятимне сыендырган Венера Минһаҗева да кушылды.
Язманы тулысынча газетабызның алдагы саныннан укый алырсыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев