Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт иткән хөрмәт күрер

Быелгы пандемия  сабан батырларын хөрмәтләү чарасына да  үзенчәлекләр кертте. Гадәттә, районыбыз игенче-механизаторлары Сабантуй мәйданында – халык алдында хөрмәтләнсәләр, быел ямьле «Сабантуй» комплексында узган  чара фәкать  аларның үзләренә генә  багышланды.

 

  Бөтен гомерләрен җиргә багышлаган  хезмәт кешеләрен иң элек  куәтле  техника па­радын хәтерләткән, бү­генге көндә  районыбыз кыр­ларында эшләүче яңа төр авыл хуҗалыгы машина­лары һәм тракторлары күргәзмәсе каршы алды. Иң югары технология белән  эшләүче, дөньякүләм танылу алган әлеге  зур егәрле  техниканың  кайберсе   әлегә фәкать безнең районда гына сынала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин  чара­да катнашкан хуҗалык җи­тәкчеләрен, белгечләрне һәрбер яңа модель авыл хуҗалыгы ма­шиналарының мөм­кин­лекләре белән та­ныш­тырды, аларга бәяләмә бирде. «Бүген күпь­ел­лык­ларның бе­ренче катын чабуны тө­гәлләдек. Инде икенче кат сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бурычы тора. Хәзер  ашлык комбайннарын әзерләү эшләре бара.  Шифалы яңгырлар да явып үтсә, мул уңышка өмет бар. Әлеге  яңа куәтле техника  белән танышып, фи­керләшеп, үзе­­­­безгә бурыч-максатлар куй­сак иде», - диде Гафур Хә­сәншин. «Россельхозцентр” үзәгенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров  районыбыз басуларында игеннәрнең торышына,  бүгенге көндә башкарылырга тиешле агротех­ник чараларга тукталды. Бәрәңгене фитофтороз­га каршы эшкәртүнең ки­чектергесезлегенә басым ясады. 

 Бәйрәм Сабантуй мәйда­нын­да кыр батырларын тәбрикләү белән дә­вам итте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов иген­че-механизаторларга тырыш хезмәтләре өчен олы рәх­мәтен белдерде. «Бы­ел ил күләмендә җиңел ел түгел.  Чәчү вакытында  эштә пандемиягә бәйле өзек­лекләр килеп чыкмады, авыл хуҗалыгында эш тукталмады. Моның өчен мин барлык авыл хуҗалыгы коллективларына олы рәхмәтемне белдерәм. Моннан соң да, үзегезне һәм якыннарыгызны саклап,  игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуда да зур тырышлык күрсәтерсез дип ышанам», - диде район башлыгы. Мәйданга иң элек 2020 елның абсолют  «Сабан батыры»  исеменә лаек булган  ООО «Саба»  җәм­гыяте  механизаторы Айнур Галиев чакырылып, аңа традицион бүләк – тәкә бирелде (фотода). «Мин кыр батыры булам дип түгел, үземә йөкләнгән эшне башкардым. Барыбыз да тырышып эшләдек.  Хезмәтебезне күреп, югары бәяләгәнегезгә зур рәх­мәт. Илләребез тыныч, игеннәребез мул булсын», - диде  Айнур күпереп пешкән икмәкне кулына алып. «Үз күчтәнәчеңнән авыз итсәң гомерең озын була, диләр, бу ипекәй – сезнең куйган тырыш  хезмәт хәзинәсе. Икмәктән барыгыз  да авыз итегез», - дип район башлыгы бәйрәм кунакларына  иң зур байлык – ипекәйне тәкъдим итте.  Язгы кыр эшләре чорында зур тырышлык куйган 28 механизатор районыбыз җитәкчеләре –  Рәис Миңнеханов һәм Гафур Хә­сәншин кулыннан   акча­лата бүләкләр алдылар. Аларның һәрберсенә кыр батырлары фоторәсемнәре урнаштырылган стена календарьлары да бүләк ителде. Сабан батырла­ры хөрмәтенә татар эс­традасының танылган сәхнә осталары – җырчы Зәринә Хәсәншина,  юмор остасы Рамил Шәрапов,  виртуоз баянчы Булат Шәрипов күңелле ял  тамашасы тәкъ­дим ит­теләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев