Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 ел сезонында Өмет һәм Югары лигасының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары

2019 елның 14 мартында Байлар Сабасы бистәсенең спорт комплексында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 ел сезонында Өмет һәм Югары лигасының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды. (Байлар Сабасы Зонасы).

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы Рифат Рафаэль улы Закиров катнашты.

Өмет Лигасы Нәтиҗәләре:

Иң яхшы уенчы номинациясендә бүләкләнде:

Азиза Лятифоба Налоговая командасы;

Фәйзрахманова Рузалия Кынгырау командасы;

Әхмәдуллина Ләйсән Культура командасы;

Шәрипова Динара Шоколад командасы.

1 урын - «Культура» командасы;

2 урын – «Кынгырау» командасы;

3 урын – «Налоговая» командасы;

4 урын – «Шоколад»командасы.

Өмет Лигасының барлык уенчылары  «Империя цветов» кибете алып килгән матур һәм нәфис чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының атказанган юристы Закиров Рифат Рафаэль улы волейболга бирелгәнлеге өчен махсус приз белән Нырты командасы уенчысы Гөлсинә Хәмит кызын бүләкләде;

«Өмет лигасы чемпионатының иң яхшы тренеры» номинациясендә Рифат Рафаэль улы  махсус бүләк белән Мөбәрәков Рамилне бүләкләде, «Культура» командасы.

«Иң дәрәҗәле уенчы» номинациясендә «Муниципалы» команда уенчысы Айгөл Зәйнеева бүләкләнде;

Шулай ук «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Закиров Рифат  «Налоговая» командасы уенчысын Азиза Лятифобаны бүләкләде.

Югары лига нәтиҗәләре:

Иң яхшы уенчы номинациясендә бүләкләнде:

Исмагилова Алия «Спорткомплекс» командасы;

Мөхәммәдиярова Эльмира «ФБП-2» командасы;

Шәмсетдинова Илзия «Нырты» командасы;

Фәрхетдинова Гүзәлия «Муниципалы» командасы.

1 урын - «Муниципалы» командасы;

2 урын – «Нырты» командасы;

3 урын – «ФБП-2» командасы;

4 урын – «Спорткомплекс» командасы.

Югары Лиганың барлык уенчыларына «Жасмин» кибете директоры Гафиятуллина Әлфия Рафаэль кызы розадан зиннәтле һәм гадәти булмаган чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга безнең котлауларыбыз! Сезгә чемпионатның финал өлешендә уңышлар телибез!

2019 нчы елның 18, 19, 20, 21, 22 март көннәрендә Саба муниципаль районы Чемпионатының хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал өлеше узачак. (Район этабы). Ярышлар 19: 00 сәгатьтә башлана.

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев