Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХЕЗМӘТ УРЫНЫ БӘЯЛӘНМӘСӘ

Агымдагы елның ноябрь аенда район прокуратурасы тарафыннан Яр Чаллы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге зона эшче төркеме белгечләре белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “СабаН” җәмгыятендә үткәрелгән тикшерүләр вакытында хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәве фактлары ачыкланды.

Хезмәт  кодексының 22нче статьясы  нигезендә эш бирүче норматив актларның, күмәк  килешү шартларының үтәлешен тәэмин итәргә, шулай  ук эш урыннарындагыларның иминлеген кайгыртырга тиеш.  Шул  ук кодексның 212нче статьясы буенча эш бирүчеләр хезмәт урыннарында махсус бәяләтү уздырырга бурычлы.  Закон таләпләренең үтәлмәве бәхетсезлек очраклары  килеп  чыгуга  китерергә мөмкин.  Хезмәт шартларын  махсус  бәяләтү  эш урыннарына карата зарарлы, куркыныч произвоство факторларын ачыклауга юнәлдерелгән бердәм  чаралар  комплексы буларак гамәлгә  ашырыла һәм эш бирүчеләргә зур җаваплылык  йөкли.  Закон нигезендә хезмәт шартларын махсус бәяләү өйдә эшләүчеләргә, дистанцион хезмәткәрләргә, шулай ук эш бирүче буларак шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән физик затларга карата гына үткәрелми. “СабаН” җәмгыяте юридик  зат булып санала һәм  эш бирүче хезмәт законнарын бозып 4 эш  урынын махсус бәяләтүне   уздырмый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “СабаН” җәмгыяте җитәкчесенә карата Административ  хокук  бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 5.27нче статьясы 2нче  бүлеге нигезендә эш  кузгатылып,  материаллар тиешле  чара   күрү өчен Татарстан  Республикасы дәүләт  хезмәт инспекциясенә  җибәрелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Фото: ktovdele.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев