Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ – ТАТАР РУХЫ

Сурәтләрлек матур табигате булгангамы, районыбыз талантлы рәссамнарга бай. Соңгы елларда алар сафын Иске Икшермә авылыннан Фәнис Миңнебаев та тулыландырды.

 1995 елда урта мәктәп тәмамлаган егет совхозда һәм Теләчедә эшләгәннән соң, 1999 елда Казандагы рәссамнар әзерләүче 40нчы  һөнәр училищесына  укырга  керә, аннары белем  алуын Фешин исемендәге сәнгать  көллиятендә дә­вам итә. Бер үк  вакытта төрле   күргәзмәләрдә катнашып призлы  урыннар   ала. Рәсем, скульптура сәнгате  серләренә тагын да тирәнрәк төшенү ниятеннән  Мәскәүдәге  уку  йортлары белән  кызыксына  башлый. Суриков исемендәге  дәүләт академия сәнгать институтына имтиханнар бирә. Беренче  омтылышта  студент була алмаса да, кул  селтәми,   институтка  ярты штатка лаборант булып эшкә  урнаша, түләүле курсларга йөри. Өченче талпыныштан сы­науларны  уңышлы  үтә һәм профессорлар  Михаил Переяславец, Владимир Кошелевтан ныклы белем ала. 2014 елда институтны “5”ле билгеләренә тәмамлаган Фәнис Миңнебаев  Россия һәм Мәскәү рәссамнар берлекләренә әгъза булып керә, шәхси остаханәле була. 2016 елда  скульптор Георгий Франгулян  аны үзенең  бик  зур скуль­птура-архитектура про­ектына  бригадир итеп  ала.  Репрессияләнеп  Гулаг лагерьларында интеккән­нәргә багышланган биеклеге 65, озынлыгы 30 метрлы “Стена  скорби”  монументы Мәскәүнең “Садовое  кольцо”  скверында  урнаш­кан. Фәнис Фәнил  улы сән­гатьтәге  уңышлары  өчен 2016 елда “В память о 110летии  со дня рождения Мусы Джалиля” медале белән бүләкләнә. Якташыбыз хә­зерге  көндә дә сәнгать тормышында  кайный.

Аның “Камыр батыр”, “Борьба” (2012 ел, бронза) скульптура хезмәтләре белән интернетта да танышырга   мөмкин. Без, райондашлары,  аның уңышларына  куанабыз, иҗатында  уңыш­лар телибез.  

Рушания  Шакирова.

Татар Икшермәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X