Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХӘЛ ИТӘСЕЛӘР ҖЫЕНДА АЧЫКЛАНА

Авыл җирлекләрендә беренче ярты еллыкка нәтиҗәләр ясау дәвам итте. Узган атнада җыеннар Сатыш, Түбән Шытсу, Арташ, Олы Нырты һәм Шәмәрдән авыл җирлекләрендә узды.

Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов үзенең чыгышын быелгы эшчәнлеккә хисап тоту белән башлады. “Түбән Шытсу балалар бакчасында, мәктәпнең ашханәсендә зур ремонт эшләре башкарылды. Үзара салым акчаларына, спонсорлар ярдәме белән чишмәләр, юллар төзекләндерелә. Елыш авылында күптән көтелгән мәчет салына. Быелга планлаштырылган эшләр инде төгәлләнде”, – диде ул һәм киләчәктә эш планнарына да тукталды.

Сатыш мәдәният йортында үткән җыенда авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин ел башында гражданнардан кабул ителгән тәкъдимнәрне үтәү буенча күреләчәк чаралар турында сөйләде. Сатышта халык мәдәният йорты, Ак.Бигәнәй авылында яшәүчеләр кәрәзле элемтәне яхшырту өчен вышка урнаштыруны сорый...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев