Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хәләл”дә барысы да үзебезчә, мөселманча

Кеше сәламәтлегендә туклану мөһим роль уйный. Экологик яктан чиста, шулай ук хәләл ризыкка да сорау арта. Соңгы вакытта кулланучыларның шушы ихтыяҗына йөз тоткан кибет-ашханәләр районыбыз үзәгендә дә ачыла башлады.

Хәләл индустрия колач җәя, акрынлап базарны  яулый бара. Байлар Сабасындагы “Таң” кафесы элмә тактасына “Хәләл” сүзе  язылганына да елдан артты. Баштарак  моңа сагаебрак караган идек, эшләп китә алмас, ябылыр дигән шик булды. Һәм менә шул шикләрне таратып, кафеның көн дә эшләгән  көне.  Бинаны хәләл җәмәгать туклануы хезмәте  күрсәтү өчен арендага  алган шәхси эшмәкәр Илнар  Вафин – Тимершык  авылыннан. Көрәшче егет. Бизнесын Казан каласында төзелеш юнәлешендә башлаган. Әмма туган  як дигәнең барыбер дә үзенә тарта бит ул. “Таң” кафесының ябык торуы турында “мәгълүматы” булган  эшмәкәр 2016 елда үзенең ниятен район башлыгы Рәис Миңнехановка  җиткерә. Тәкъдим район хуҗасы тарафыннан берсүзсез хуплана һәм декабрь ахырында кафе беренче клиентларын  кабул итә. Инде Сабада бирегә фәкать хәләл ризык белән генә туклану өчен  йөрүчеләр дә бар. Эштә дини йола-чаралар да булышлык итә. “Бездә  ифтар ашларын  уздыручылар күбәйде. Җәйге  чорда никахлашу  йоласы үткәрүгә дә заказлар алдык, клиентлар канәгать  калды.  Җәйге  каникулда мәчет каршында оештырылган лагерьда ял иткән балалар өчен  көндезге аш ай дәвамында бездә  әзерләнде, зал иркен, барлыгы 80 кеше сыя. Аллага шөкер,  көндезге  аш  вакытында өйләренә кайтып  йөрмичә, бездә туклануны кулай   күргән даими клиентларыбыз бар. Иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшлибез. Якшәмбе көнне дә кафе ишекләре 11дән ачык була”,– ди Илнар Вафин.

   Эшмәкәр әйтүенчә, меню өчен тавык ите Казаннан китерелә, ашлар әзерләргә хәләл сыер ите белән Сабадагы сату ноктасы тәэмин итә. Шеф повар үзбәк егете алардан беренчегә һәм икенчегә менә дигән ризыклар әзерли. Бар ризыклар да хәләл,  чөнки  Аллаһ Тәгалә каршында да җавап бирәсе бар.

 Илнар Вафин моның белән генә тукталып калмыйча, яңа  төзелгән чаңгы базасында чәйханә дә ачты. Дизайн нәкъ шәһәрдәгечә. “Үз проектыбыз белән эшләнде, әле ахырынача җиткерәсе бар. Хәзергә көндезне бердән 8гә хәтле эшләтәбез. Җылы ризыклар кафедан да китерелә, үзендә дә әзерләнә. Тора-бара спорт туклануы да булыр дип  уйлыйбыз. Чәйханәдә эшләргә кассир-поварлар чакырып калабыз”,– ди Илнар Вафин.

 Ә без хәләл кафега һәм аның хуҗасына уңышлар теләп калабыз. Сез дә кереп-күреп «тамак ялгап» чыгыгыз, мөселман кардәшләр.

Читтән караш

 Илшат белән Данил, таксистлар:

  –Безнең  эш  тиз генә  ашап  чыгу белән бәйле. Өйгә кайтып озаклап утыра алмыйбыз. Бу  яктан “Таң”  кафесы бик уңайлы, автостоянкасы да якын гына.  Биредә бик тәмле әзерлиләр, хәләл ризык күңелгә хуш  килә. Хезмәт   күрсәтүчеләр дә ягымлы, культуралы. Кыскасы, бер яктан да зарлана  алмыйбыз, гел шулай матур эшләсеннәр,  клиентлары тагын да  артсын.

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X