Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хореография бүлегенең беренче сыйныф укучыларының дебюты - сәнгать дөньясы сафларына алу

27 ноябрь көнне «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең актлар залында «Хореография бүлегенең беренче сыйныф укучыларының дебюты - сәнгать дөньясы сафларына алу» дип исемләнгән хореография бүлегенең беренче сыйныф укучыларының кичәсе узды.

Пират-юлбасар һәм алып баручы белән бергә балалар бию илендә сәяхәттә булдылар, рәхәтләнеп уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, һәм биеделәр. Биергә өйрәнергә теләгән Пират, башта беренче сыйныф укучыларына үз сынауларын оештырды. Хореография бүлегенең беренче сыйныф укучылары (укытучылары Мубаракҗанова А.З. һәм Гарипова Г.М.) бер-берсен матур биюләре белән сөендерделәр. Бию сыйныфы  укытучысы Гарипова Г.М. бию хәрәкәтләрен күрсәтте, шуннан соң барысы да Флешмоб башкардылар. Бу көнне беренче сыйныф укучылары яхшы укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм бер-берсенә җылы мөнәсәбәттә булырлар дип ант иттеләр. Бәйрәм ахырында укучыларга, беренче сыйныфка укырга керү турында таныклык һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Барлык балалар да бик канәгать булдылар, чөнки бүген аларны «Сәнгать» дигән тату гаиләгә кабул иттеләр.

Мәдәният бүлеге.

Фото:http://saby.tatarstan.ru/

http://saby.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев