Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәткә лаек

18 июльдә Байлар Сабасында яшәүче Гөлфагилә Хәмиз кызы Степанова үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады. Теләче районы Сауш авылында җиде балалы гаиләдә иң өлкәне булган кызга тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә.

Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлауга, колхозда эшли башлый. Бик яшь булуына карамастан вагон төяү, урман кисү кебек авыр эшләр башкара. 35 ел Сабада балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Сауш авылы егете Даут белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ире һәм бер баласы вафат. Гөлфагилә Степановага олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын Саба шәһәр җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Рашат Гыйльманов тапшырып, изге те¬ләкләр җиткерде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев