Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтле райондашлар! Конкурста катнашуыгызны һәм безнең участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!

Полиция хезмәткәрләренә халыкның ышаныч дәрәҗәсен күтәрү, хезмәтнең абруен күтәрү һәм полициянең участок вәкаләтле вәкиле эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы кабат «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсын үткәрә. 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр-икенче этап вакытында татарстанлылар бөтен республикада иң яхшы участок полиция хезмәткәрен сайлыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеген полициянең өлкән участок вәкаләтле вәкиле - полиция майоры Гатин Марат Мөрсәлим улы тәкъдим итә.

Халык арасында тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) уза.

Тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең берсендә: "Одноклассники", "ВКонтакте" яки "Фейсбук"та теркәлегез һәм «Тавыш бирү» кнопкасы актив булгач, аңа басыгыз һәм тавыш бирегез.

Хөрмәтле райондашлар! Конкурста катнашуыгызны һәм безнең участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!

Сылтама: 16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев