Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары - «ART - БУА - 2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурсы җиңүчеләре

13 март көнне Буа шәһәрендә «ART - БУА - 2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурсы үткәрелде. Элеге конкурста «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

Комиссия Ульяновск, Түбән Новгород һәм Татарстан Республикасы жюри әгъзаларыннан торды. Алар бәйгедә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен яхшы билгеләп үтте  һәм түбәндәге нәтиҗәләрне игълан итте:

- Шәмсетдинов Ислам, Галимов Азат - курай дуэты  (укытучылары Солтанов С. Н.) – I нче дәрәҗә Лауреаты;

- Шарипов Нәфис, Газизов Фаннур, Хәкимов Инсаф, Зиннатов Эмиль, Мөбәрәкҗанов Рәүф - курай ансамбле (укытучылары Солтанов С. Н.) - I нче дәрәҗә Лауреаты;

- Шарипов Нәфис, Хәкимов Инсаф, Газизов Фаннур - баян триосы (укытучылары Фатыйхова Р. Г.) - I нче дәрәҗә Лауреаты;

- Заһидуллин Әмирхан, Шәмсетдинов Ислам, Хуҗин Рифат - баян триосы (укытучылары Фатыйхова Р. Г.) – II нче дәрәҗә Лауреаты;

- Шәрипов Нәфис - баян аерым башкаручы (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - II нче дәрәҗә Лауреаты;

- Хуҗин Рифат - баян аерым башкаручы (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - III нче дәрәҗә Лауреаты.

Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күнелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X