Хәтерлибез! Онытмыйбыз! Рәхмәтлебез! Кадерлибез!
Бөек Җиңүнең 75нче язын каршыланган тантаналы көннәрдә районыбыздан сугышка киткән 8427 ир-егетнең 8е генә исән-сау. Менә алар Җиңү язы бүләк иткән соңгы могиканнар. Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән елда каһарман ветераннарыбыз барысы да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикада чыгарылган “Победа одна на всех” дигән китапка да кертелгән.
Район ветераннар советы әлеге уникаль хезмәте өчен танылган фотожурналист Фәрит Гобәевка зур рәхмәтле. “Фотожурналист ветераннарны китапка кертеп мәңгеләштергәндә аларның күңел кичерешләрен дә фотода чагылдырырга тырышты. Бик профессионал эшләде, эшенең чын остасы икәнлеген күрсәтте”,– диде Расих Сабиров. Шулай да иң кыйммәтле китап – кеше хәтере икәнлеген беркайчан да истән чыгармыйк.
Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев
1920 елның 1 маенда Төбәк авылында туа. Солдат тормышы 1940 елда Байкал аръягында башлана. 1942 елның көзендә Х.Әлмиев хезмәт иткән 160нчы укчы полк Сталинград фронтына озатыла. Хаҗиәхмәт абый шәһәр өчен барган сугышларда артиллерия расчетларына машина белән снарядлар ташый. Паулюс армиясен камалышка алучылар сафында була. Мамай тавы алынгач, сугышчан юлы Ростов, Краснодар, Туапсе аша үтә. Җиңү залплары яңгыраганчы “Студебеккер” машинасын йөртә. Хаҗиәхмәт абый Җиңү көнен Краснодар краенда каршылый. Төбәк авылында яши.
Биктимер Тимербай улы Ибраһимов
1923 елның 19 октябрендә Өчнарат авылында туган. Сугышка 1942 елның 2 маенда алына, Ленинград фронтында хезмәт итә. Ладога аша үтеп, төннәрен траншея, окоплар казыйлар, көндез сугышчан әзерлек үтәләр. 1942 елның 4 июлендә каты яралана. Сугыш кырында Б.Ибраһимовны икенче бер солдат мәете белән бутап, авылына өчпочмаклы хат җибәрәләр. Инвалид булып кайткан фронтовик пенсиягә чыкканчы нефтебазада эшли. Шәмәрдәндә яши.
Камил Юныс улы Якупов
1926 елның 6 мартында Өчнарат авылында туган. Фронтка 1943 елның ноябрендә алына. 1944 елда 2нче Белоруссия фронтының 307нче дивизиясе составында сугыша. Польшаның Данциг, Лонжа шәһәрләрен, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Җиңү салютлары яңгыраганда Рокоссовский җитәкчелек иткән 2нче Белоруссия фронтында була. Германиядә хезмәт итеп, Белоруссия-Польша чикләрен саклап, туган ягына 1950 елның октябрендә кайта. Иске Икшермә авылында яши.
Нурислам Фәрхулла улы Фәрхуллин
1925 елның 27 апрелендә Казанчы Бигәнәй авылында туган. Фронтка 18 яше тулгач алына, Великие Луки шәһәре янына алгы сызыкка озатыла. Ржев, Витебск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның 3 февралендә җилкәсе каты яраланып, Арзамас госпиталендә дәвалана һәм тылга озатыла. Иске Икшермә авылында яши.
Фәтхерахман Фәйзерахман улы Фәйзерахманов
1927 елның 9 октябрендә Балтач районы Кили авылында туган. 1944 елның 12 октябрендә армиягә алына, Суслонгер лагерында хәрби өйрәнүләр үтә. Ерак Көнчыгышка җибәрелә. 1951 елның 28 апреленә кадәр Япониягә якын чик буенда хезмәт итә. “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Шәмәрдәндә яши.
Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтов
1926 елның 30 маенда Сабабаш авылында туган. 1945 елда армиягә алынып, Саратов, Ростов, Петрозаводск шәһәрләрендә немец әсирләрен саклый. Сугыштан соң Кемерово өлкәсенең Пятигорск өлкәсендә хезмәт итә. Туган авылына 1951 ел ахырында гына әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта Килдебәк авылында кызы тәрбиясендә яши.
Гыйльмулла Гайнулла улы Гайнуллин
1927 елның 7 апрелендә Аккүл Бигәнәй авылында туган.1944 елның ноябрендә армиягә алынып, бер ел Саратов өлкәсендәге 8нче запас частьта хезмәт бурычын үти. Аннары 7 ел Энгельc шәһәрендә хезмәт итә. 1952 елда туган якларга әйләнеп кайта. Туган авылында яши.
Фәтхерахман Якуп улы Якупов
1927 елның 18 апрелендә Язлы Арташ авылында туган. Әтисе эзеннән, 17 яше дә тулмаган егетне, 1944 елның октябрь аенда армиягә алалар. Ул Мурманск шәһәрендә Баренцево диңгезендә 7 ел флотта хезмәт итә. Америкадан килгән корабльләрне каршы алып, озатып тора, портны саклый. 1951 елның апрелендә демобилизацияләнә. Туган авылында яши.
Вакыт туктаусыз алга бара. Бер ел эчендә авыр фронт юлы узган тагын ике сугыш ветераны арабыздан мәңгелеккә китте. Гомумән, бик еракта – яу кырларында 4500гә якын райондашыбыз ятып калса, 3 меңнән артык каһарманның каберләре туган авыллары зиратларында, ягъни кул сузымында гына. Аларга эзне суытмасак иде. Җиңүне көнне-төнгә ялгап тылда эшләгән тыл хезмәтчәннәрен дә онытмыйк. Хәтерләребез сау булса гына алар хакында истәлекләрне киләчәк буынга җиткерә алырбыз.
Илдәге үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә 9 Май чаралары башка вакытка кичектерелсә дә, Бөек Җиңү көне күчми. “Бу көнне күчерү мөмкин түгел” дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Сугыш һәм тыл батырларын социаль яклау чаралары безнең районда да бернигә карамастан, гамәлгә ашырылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан аларга юбилей медальләре тапшырылды. Сугыш ветераннарына президент Владимир Путин вәгъдә иткән 75 мең сумга республика үз казнасыннан тагын 25 мең сум өстәде. Тыл хезмәтчәннәренә 50 шәр мең түләнде. 9 Май бәйрәменең иң күркәм, халык арасында аеруча киң таралган чараларының берсе – “Үлемсез полк” акциясе. Быел ул онлайн-режимда узачак. Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан якыныгызның фотосын, аның турындагы мәгълүматны #БессмертныйполкОнлайн#БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән Вконтакте, Одноклассники, Инстаграм социаль челтәрләренә урнаштыра аласыз. Район газетасы сайтында акция кысаларында бүгенгесе көнгә 230 сугыш ветеранының фотосы урын алды. Аларны 1300гә якын кеше карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев