Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Язмама исем итеп, таныш җыр сүзләрен алуым тикмәгә түгел. Яңа уку елын Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче, гомерен балалар укытуга багышлаган хезмәт ветераны һәм бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рәзинә Морадым кызы Зиннурова да дулкынлану хисләре белән каршы алды. Моннан 20 ел элек мәктәп тәмамлап, бер-берсе белән очрашуга кайткан укучылары күптән түгел килеп, хәлен белеп, аралашып, чәчәкләр һәм бүләкләр калдырып киткәннәр. Күңеле бик булган ветеран укытучының. Димәк, юкка хезмәт куелмаган.
Барысы да балачак, яшүсмер чор хыялларыннан башланган. Чиләбе өлкәсенең Сосновский районы Султай авылында өченче бала булып үскән кызның балачагы җиңел булмаган. “Әтиебез сугышта үлде, әни урман кисүдә эшләде. Суык тидереп кайтты да, мантый алмады. Гел чабатадан йөргәч, сөякләренә салкын тигән диделәр, 1949 елда гүр иясе булды. Мин апам Аусия, абыем Барый белән әбием Шәмсиҗамал тәрбиясендә үстек. Әби үлгәч, апам карап үстерде. Барый абыем 22 яшендә гүр иясе булды. Тагын бер энебез бар иде, ул бишектә чакта ук ачлыктан үлде. Әни сөткә киткән иде“ – дип искә алды ул елларны Рәзинә апа.
Урта белемне ул җидееллык Дәрвеш һәм авылдан 15 чакрым ераклыктагы Аргаяш урта мәктәбендә ала. Интернатта яшиләр. "Ашау каты-коты иде, кигән киемнәребез дә мактанырлык булмады. Урта мәктәпне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамладым. Педагогия училищесына башта ук керә алмадым. Әүвәл төзелештә хезмәт куйдым. Аннары гына студент булу бәхетенә ирештем. Анда ике генә ел укып өлгердем", - ди Рәзинә апа.
Студент елларында Рәзинә апа тумышы белән Татарстаннан булган, кыска ялга чыккан солдат егет Гомәр белән таныша. "Гашыйк булмаслык та түгел, чибәр егет, өстәвенә, гармунда да уйный белә иде. Аның белән ике ел очрашып йөргәч, өйләнештек. Яңа 1962 елны каршыларга Татарстанга кайттык. Шуннан соң биредә яшәп калдык. Мине Түбән Шытсу урта мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләделәр. Бер елдан соң авыл мәктәбендә балалар укыта башладым һәм анда лаеклы ялга чыкканчы эшләдем," – ди гомер йомгагын сүтеп язмам герое. Дәфтәр тикшереп, укыту планы төзеп йокысыз үткәргән төннәр - барысы яхшы саклана аның хәтерендә. Шуларның шаһиты булып, бүген аның өстәлен төрле ведомстволар тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Күкрәк билгеләре бизи.
Шул елларда ул балалар укытырга да, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга да (агитатор, пропагандист, укучы балалар белән бергә халыктан йомырка да, көл дә, кош тизәге дә, макулатура да, сөяк тә һәм чүпрәк-чарак та җыю), Дания, Венера һәм Дамирны тәрбияләп үстерергә дә, җиде ел урын өстендә яткан каенанасы Хөселбанат әбине тәрбия кылырга да, күпчелек гомерен Сабада, Сатышта һәм авылда тимерчелектә эшләп үткәргән тормыш иптәше Гомәр ага белән иңгә-иң куеп яшәп, тормыш сынауларын җиңәргә дә вакыт таба. Гомәр ага дигәннән, 1999 елда, язгы кыр эшләре алдыннан, "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Әкрам Шәфигуллин белән, аны үз эшенең остасы, булдыклы токарь буларак фотога төшереп, аның турында күләмле язма әзерләгәнем истә калган.
Рәзинә апаның балаларын без – Данияне Теләче урта мәктәбенең география укытучысы, милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Венера ханымны - район үзәк хастаханәсенең участок табибәсе, Дамирны төзелеш, коммуналь хуҗалык өлкәсе инженеры буларак беләбез. Өчесенең дә күркәм гаиләсе бар. Хәзер Рәзинә әбиләре җиде оныкка (алты малай, бер кыз) һәм ике оныкчыкка (ике малай) ия. Балалары да, оныклары да төп йортка – әниләре, әбиләре янына даими кайтып йөриләр. Бу хакта Рәзинә апа мәгълүм җырдагыча, шаяртып: "Берсе кайта, берсе китә, берсе комиссиядә", - ди. Сер итеп кенә әйтәм, Рәзинә апа әле сыер да асрый. "Үземә бер иптәш. Чыгып сөйләшер кешем ул минем. Мине яшәртә, тонуста тота, яшәргә көч бирә", – ди ул. Бирсен Ходай. Бәрәкәтле гомер насыйп итеп, балаларын, авылдашларын, укучыларын сөендереп, озын-озак яшәргә язсын аңа.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев