Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«КидСпейс» Сабага күчте

Мәктәп яшендәге балалары булган әти-әниләр арасында Казандагы «КидСпейс» шәһәрчегендә булмаучылар сирәктер. «Казан-Арена» стадионында ачылган әлеге үзенчәлекле мәйданчыкта балалар уен аша төрле һөнәрләрнең асылына төшенәләр. Бу сабыйларның күңеле ятканны кечкенәдән ачыклау, киләчәктә дөрес юнәлеш сайлау максатыннан гамәлгә ашырыла.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов  инициативасы белән районыбызда да «2019-2024 елларга балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре»  максатчан программасы булдырылып, 27 мартта әлеге проект үз эшен башлап җибәрде. Проект  нигезендә районыбыздагы оешма-предприятиеләр базаларында  һөнәргә өйрәтү буенча аерым бүлмәләр булдырылды, аларда  5-12 яшькәчә булган балалар үзләрен төрле  өлкәләрдә сынап карый алачак. Шул ук вакытта балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, кечкенәдән акча белән эш итәргә өйрәтү, күрсәтелгән хезмәткә түләүне  күздә тотып, «барс» дип аталган махсус купюралар да булдырылды. Әлеге проектны тормышка ашыруда  Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова җитәкчелегендәге коллектив актив эшчәнлек алып барды.  27 март көнне иң беренчеләрдән булып «Кыңгырау» балалар бакчасының зурлар төркеме кулларына паспортлар һәм банктан махсус купюралар алып «Ак Барс банк»ның Саба офисында, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе, ветеринария берләшмәсе һәм Саба күптармаклы җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев