Килдебәк авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга техник карау булып үтте
Үзйөрешле һәм барлык төр техникага дәүләт техник күзәтүе хезмәткәрләре җентекле тикшерү уздырды
Килдебәк авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Х.Х. Нәзиров физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрде. Техник карау өчен 9 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техниканы техник яктан тикшергәндә руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигналларына, агрегат номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүенә, янгын сүндергечләрнең, медицина аптечкаларының, тракторист-машинист таныклыгының булуына аерым игътибар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев