Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авыл җирлегендә җыен узды: 2022 елда җирлеккә 23 кеше яшәргә кайткан

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин чыгышында әйтелгәнчә, Килдебәк авыл җирлегендә барлыгы 409 хуҗалык исәп­ләнә, аларда 935 кеше яши.

Килдебәк авыл җирлегендә узган җыенда да  бюджет оешмаларының 2022  елдагы эшчәнлегенә хисаплары һәм 2023елга бурычлары белән таныштырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин чыгышында әйтелгәнчә, Килдебәк авыл җирлегендә барлыгы 409 хуҗалык исәп­ләнә,  аларда 935 кеше яши. 2022 елда җирлеккә 23 кеше  яшәргә кайткан.  Дүрт бала туган, 12 кеше үлгән. Килдебәк авыл җирлегендә бүгенге көнгә 59 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, алар арасында үзләренең авыл хуҗалыгы техникасы белән хезмәт күрсәтүчеләр,  маникюр, массаж ясаучылар һәм башка төрле эш башкаручылар бар. 2022 елда үзмәшгульләрдән салым рәвешендә җирлек бюджетына 29 452 сум акча кергән.   Авыл җирлеге буенча 190 мең сум үзара салым,  җыелып, республика бюджетыннан бүленгәннән соң тәшкил иткән 950000 сум акча  биләмәдәге юлларны төзекләндерүгә юнәлтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев