Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авыл җирлегендә “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры

2018 нче елның 1 нче мартында Килдебәк авлы мәдәният йортында ветераннар арасында үзэшчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестиваленең зона сайлап алу туры булып узды. Фестивальнең зона сайлап алу турында Мишә, Килдебәк, Олы Нырты, Түбән Шытсу һәм Яблаштау авыл җирлекләреннән үзэшчән сәнгатьтә катнашучы ветеран җырчылар, биючеләр, фольклор коллективлар катнашты.

Зона сайлап алу турында катнашкан ветераннарыбыз  үз чыгышларын югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме – чын күңелдән башкардылар.

Килдебәк авыл җирлегеннән фестивальнең сайлап алу турында җыр белән Мөдәрис Якупов һәм Туктар авылы клубы каршында эшләп килүче “Гәрәбә” фальклор төркеме катнашты. “Гәрәбә” фальклор төркеме татар йортында кунак каршы алу күренешен һәм әби-бабаларыз кич утырганда уйнаган уеннарны күрсәттелә.

Фестивальнең зона сайлап алу туры бик күңелле һәм дустанә рәвештә үтте.

“Балкыш” фестивалендә катнашучы ветераннарыбызга сәламәтьлек һәм иҗадый уңышлар телибез.

Килдебәк авыл җирлеге.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев