Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авыл мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык"

2020 елның 24 гыйнварында Килдебәк авыл мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-Саба 2020» эстрада сәнгате район фестиваленең сайлап алу туры узды. Балалар "Вокал", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография" һәм "Конферансье" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр.

Яшь артистларны хөрмәтле жюри-Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А.Н.Зарипова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. "Созвездие-Йолдызлык" - ел саен меңләгән талантлы балаларны җыйган республиканың иң популяр конкурсы. Бу фестиваль күп кенә балаларга эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеген бирде. "Созвездие – Йолдызлык – Саба – 2020" эстрада сәнгате фестиваленең әлеге этабында Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Саба район мәдәният йорты белгечләре, шулай ук башка авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм клублары катнашты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев