Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авылында Бөек җиңүгә багышланган митинг

Килдебәк авылында сугышта һәлак булганнарга куелган обелиск янында Бөек җиңүгә багышланган митинг булды. Митингта тыл ветераннары, авыл кешеләре, укытучылар, укучылар, җирле администрация һәм район вәкилләре катнашты.

Мәктәптән обелискка кадәр укытучылар һәм укучылар  тарафыннан оештырылган сугышта катнашкан геройларыбызга багышланган “Үлемсез полк” үтте.

Чара башланганчы сугыш чоры җырлары яңгырады. Митингны авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Н.Н. башлап җибәрде, шулай ук районнан килгән вәкил “Яшьләр һәм спорт үзәге” җитәкчесе Гарипов И.Р. котлап  чыгыш ясады.

Килдебәк урта мәктәбе укучылары җырлы-биюле  әдәби композиция башкардылар.

Илебез иминлеге өчен сугышкан, сугыш кырларында ятып калганнар истәлегенә 1 минут  тынлык игълан ителде, һәйкәл каршына чәчәкләр куелды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев