Саба таңнары

Сабинский район

Район яңалыклары

Килдебәк егете

Саба ягында һөнәрче халык яшәве борын-борыннан ук ерак тарафларга мәгълүм булган. Биредә данлыклы көмешчеләр, тегүчеләр, итек басучылар, балта осталары яшәвен күз күрмәгән олысларда да белеп торганнар һәм аларның үз төбәкләренә килеп чыгуын дүрт күз белән көтеп алганнар.

 

        Һөнәрле төбәкнең тормышлары да бөтен, мулдан булгач, бу төбәккә Байлар Сабасы исем биргәннәр дигән риваятьләр дә бар. Каләмдәшебез, «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе Альберт Сабир шушы шөһрәт казанган төбәкнең Килдебәк атлы борынгы татар авылында туып үскән егет.   «Татарстандагы кайбер авылларның исемен Рәсәйнең төрле төбәкләрендә  очратырга мөмкин. Байлар Сабасына терәлеп үк торган  Килдебәк  дөньяда  бердәнбер, аның хәтта олысы-кечесе,  түбәне-югарысы юк, ул бер генә һәм авыл һаман үз  биләмәсен киңәйтә бара. Йортларны да урта мәктәп белән тигезләшергә теләп, ике катлы итеп төзиләр. Без белем алган таш мәктәпне сүтеп, аның урынында коттеджлар җиткереп чыктылар. Авыл тарихы әнә шундый мәктәп биналарыннан башлана, югыйсә», – дип әйтергә ярата Альберт  авылы турында сүз чыкканда. Аңа туган авылының һәр йорты, болын-кырлары, Саба урманнары бик якын.

       Бу аның  холкында, ир-егеткә күркәмлек өсти торган эшлекле сыйфатларында да чагыла. Моны  әңгәмә корганда  читтән  тыңлап торганнар да  сизәргә мөмкин. Альберт  сабыр холыклы,  аз сүзле,  аралашканда бәхәс  куертырга яратмый; гадәттә, һәрвакыт  башкаларның гәп корганнарын тыныч кына тыңлап торыр. Аннары бәхәсчеләрнең чамасы чисти төкәнгәнен көтеп алып, әңгәмәгә йомгак ясаган  шикелле бер җөмлә әйтеп куяр һәм бу түгәрәк сүз әңгәмәнең  бөтен сөйләшүне эченә алган үзәгенә әйләнер. Әлеге җөмләдә оештырасы эшнең бөтен нечкәлекләре әйтелгән, проблемасының бергәләп чишү юллары күрсәтелгән булыр. Олпат күңелле  каләмдәшебез таныш булмаган җитәкче белән телефон аша  әңгәмә корганда да  үзенең җанлы, имин  тавышы белән  күтәрелгән проблеманы сузмыйча  хәл итәргә  кирәклеген, аны  элемтәнең теге очындагы   җаваплы  кешенең  йөрәгенә барып җитәрлек итеп аңлата белә. Туган җиреннән күчкән асыл сыйфатлары бу гына түгел Альбертның. Ул әтисе Заһир абыйдан калган  тылсымлы  эш кораллары белән патшалар яшәп туймаслык  матур йортлар салу, тәрәзә йөзлекләренә, фронтон кәрнизләренә күз явын алырлык бизәкләр ясау остасы. Кирәк очракта, фатирларга евроремонт ясарга да кыенсынып тормый, кулы һәр эшкә ятып тора. Монысы да әтисеннән күчкән сәләттер. Заһир абыйның күз явын алырдай су көянтәләреннән  Килдәбәк киленнәре, бәлки, сирәк булса да файдалана торганнардыр. Бәлки, дим, чөнки авыл өйләренә газы, суы  кергән.  Шулай да чишмә суына җитми инде... Әле дә җәйге ял вакытларында дачада ял итүче дуслары, танышларына да ялт иттереп  йортлар җиткереп, йә ремонтлап бирә. Аны дус-танышлары һәвәскәр умартачы буларак та яхшы беләләр.  Бу һөнәр дә аңа әтисеннән күчкән.

          Альберт белән бергә байтак еллар кала һәм сала халкының яраткан «Шәһри Казан» газетасын чыгаруда катнашырга туры килде, якыннан танышуым да шунда эшләгәндә булды. Үзенең кешелекле, яхшы күңелле булуы белән башкалардан аерылып торган  каләмдәшемнең, нәрсә турында гына язсак та, мәкаләнең үзәгендә иң элек бар тереклекнең, табигатьнең матурлыгы, кеше күңеленең гүзәл яклары ярылып ятуын алга куюы истә калган. Хәтта «митинглар еллары»нда да, баш мөхәррир урынбасары буларак, ул материаллар язганда милләтләр тырнагы  арасыннан кер эзләүдән ерак торыйк, дияргә онытмый иде.   

        Матурлык, дигәннән, Альберт белән бергә эшләгән еллардан истә калган  күркәм хатирәләрнең берсен әле дә елмаеп искә төшерәм. Ел да март аеның беренче көнендә халыкара песиләр көне билгеләп үтелүен күпләр белә булыр. Казандагы Химиклар сараенда шул уңайдан чираттагы песиләр күргәзмәсе ачылырга тиеш икән, иртән Альберт  мине чакырып алды да:

           – Каләмдәш, халыкара песиләр күргәзмәсе була. Араларында аклы-каралы, үзебез кебек хуҗасына тугры песиләр күренсә, шуларның берсен татар песие итеп яз әле. Хуҗасы татар булса, тагын да яхшы, – дип,  материал язарга җибәрде. Песиләрнең гаилә әгъзасы кебек, хуҗасына тугрылык саклаган бер гөнаһсыз  җан иясе булуын да  искәртеп алды.

         Күргәзмәдә балачакта уйнап үскән үземнең яраткан аклы-каралы Мияубәгемә охшаган песине эзләдем. Таптым да мин аны.  Мияубәгемне очраткандай шатландым. Хәтта күңелем тулып, күзләремнән яшьләр килде.  Һәм әтием-әнием,  үзем  белән бергә яшәп үскән «Татар песие турында» моңсу бер истәлек язып алып кайттым. Язма  атнаның иң яхшы материалы булып танылды. И, заманалар! Адәм балалары турында сөйләгәндә, кече туганнарыбыз барлыгын да  онытмаска кирәк шул. Хезмәттәшемнең олы хөрмәт белән: «Әти-әни миңа беркайчан да  бармагы белән дә чиерткәне булмады, мәчебез дә өйнең түрендә булды», – дип искә алуында да тирән мәгънә ята. «Исән булсалар, ике елдан йөз яшьләрен билгеләп үткән булыр идек»,  – ди ул моңсуланып. Кызганыч, ул чор кешеләренең гомерләре кыскарак, үзләре ачы язмышларга дучар булды шул. Әле дә ярый, балаларының  шатлыклы көннәрен күрергә, оныклар иркәләргә насыйп булган үзләренә.

        Гел бер урында гына эшләгән кешеләр сирәк була, бигрәк тә журналистлар төрле басмаларда каләмнәрен чарлый. Каләмдәшем дә «Саба Таңнары» («Җиңү Байрагы») газеталарында беренче язмаларын, шигырь, нәсерләрен бастырып чирканчык алган, Казан авиация берләшмәсендә әлегәчә чыгып килүче «Алга» газетасында хезмәт юлын башлап, телевидениедә, «Төзелештә» газетасында редактор, республика газеталарында җаваплы сәркатип булып эшләп, чуер ташка әйләнгән.   Альберт    бервакыт «Шәһри  Казан»нан  да китте... Дөресрәге, мине һәм  матбугатта хезмәт куючы барлык дусларын, танышларын гаҗәпкә калдырып ул үзе кебек үк журналист хатыны Фәния белән Мәккәгә хаҗ кылырга китеп барды. Акчасын, букчасын каян алган, диген, иҗат кешесе каләменнән артык акча таммый. Балаларының да университетта укып йөргән студент чаклары. Тәвәккәл – таш ярыр, теләгәнгә Аллаһы Тәгалә үзенең юлын ачар, диләр.  Баксаң, без журналист дип кенә йөргән  ир-егетебез намаз әһеле булырга да өлгергән, акча, чит ил паспортын да юллаган, аңардан башка сәфәргә кузгалып булмасын алдан күзаллап, хәстәрен күргән.

         Иң гаҗәпләндергәне хаҗдан соң булган икән әле:  журналистлар белән очрашу вакытында Альберт хаҗины башта танымый тордым. Моның хикмәте шунда, шомырт кара чәчле  каләмдәш дустым Хаҗдан ак сакаллы чын хаҗи  булып кайткан иде. Без әле дә аның белән бу вакыйганы искә төшереп елмаешып куябыз.

       Бу вакыйгадан соң,  Альберт  изге Хаҗ сәфәрендә хәләл җефете белән  унсигез тапкыр булды,  журналистлар арасында андый гаиләләрне  мин әлегә очратканым юк.  Шуңамы, аларга «Аллаһының сөекле бәндәләре сез» дип әйтә торган булганнар. Хаҗ кылу миссиясен үтәгәндә  хаҗиларга 40 ар көн Мәккә, Мәдинә калаларында булырга туры килә. Изге җиргә төрле елны төрлечә, Мисыр, Иордания, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Төркия аша урау юллар белән баралар, әмма сәфәр авыр дип һичкайчан зарланмыйлар, ярты юлда тукталып калмыйлар. Кайбер елларны Рамазанда бер ай булып,  Гомрә хаҗы кылып кайтканнан соң,  йөз-йөзилле  кешелек хаҗилар төркеме туплап, янәдән олы Хаҗ сәфәренә кузгалалар. Әнә шул елларны аңа «Шәһри Казан»нан бөтенләй китәргә туры килә, шуңа да карамастан, чарланган каләмен ташламады ул.  Мөселманнарны шатландырып, «әл Кыйбла» исемендә затлы, зыялы журналга нигез салып, аны үз исәбенә нәшер итте Альберт хаҗи. Бу эшчәнлектән дин әһелләре дә читтә калмады, Татарстан мөфтие Госман Исхакый һәм Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы рәисе Рамил хәзрәт Юныс хәер-фатихасын, рәсми оешмалар үз рөхсәтен бирде. Мөхәррирлек вазифасына «Сөембикә» журналында эшләп бай тәҗрибә туплаган, «Мөхәммәдия» югары мәдрәсәсендә белем эстәргә өлгергән  Фәния ханым Сабир алынды.

     Бу татар һәм мөселман матбугатында яңа бер сулыш буларак кабул ителде, хәтта КФУ студентлары журнал буенча диплом эшләре яклады. Мондый басма чыгару өчен пар каләмдәшебездән  дөнья хәтле рухи әзерлек, тәвәккәллек, дини белем, җаваплылык таләп ителгәндер. Мин шул чакта Альбертның ислам диненә килеп, Хаҗ кылырга барырлык, дини журнал нәшер  итәрлек югары кимәлдә бирелүенең тамырларын эзләдем. Сабировларның совет чорларыннан ук дини нәсел икәнлеген, аларның бер тамырына «кулаклар» ярлыгы тагылгач, динне эзәрлекләгән елларда, Әстерхан якларына китеп,  башларын Аллаһ каршында гына иеп, имамлык хезмәтен дәвам итүләрен белдем. Шушындый тамырдан булган бу егет дин иреге кайткан елларда үзенең иманын ныгытудан ничек итеп читтә кала алсын икән?!

       Әлбәттә, мин мондый могҗизага тиң хезмәтне бу гаилә үзе генә башкарып чыга алуы турында бәхәс күтәрергә җыенмыйм. Алар журнал чыгаруда башка мөселман кардәшләренең ярдәмен тоеп торган һәм моның өчен рәхмәтләре чиксез. Үзләре дә журнал чыгарырга, Хаҗ кылырга акча килгәнен көтеп утырмыйча, цех ачып, мөселман хатын-кызлары өчен моңарчы беркемдә булмаган модельдә күлмәкләр, баш киемнәре тегү эшенә алынганнар. Соңгы вакытта әлеге хезмәтне Казан педагогия университетында  югары белем алып чыккан  кызлары  дәвам иттерә. Яңа стильдәге зиннәтле киемнәр уйлап табуда аларга тиңнәр юк. Чөнки алар һәр адымда әти-әниләренең – өлкән Сабировларның  хәер-фатихасы белән, төпле киңәшләрен тотып эшлиләр.

           Муллык чоры –  август аенда дөньяга аваз салган Альберт Заһир улы Сабир да башкалар кебек үк  үзенең 60 еллык гомер юлында җыйган уңышларын барлый булыр. Әле ул һаман да эштә: соңгы елларда халкыбызга аң-белем бирүче укытучылар, тәрбиячеләр, зыялылар арасында еш була, 110 еллык тарихлы «Мәгариф» журналында  һөнәри хезмәтен дәвам иттерә. Аның кулында һәрвакытта студент елларында ук якын дустына әйләнгән фотоаппараты,  каләме  һәм блокноты  булыр. Ул язмаларына, фотосурәтләренә күңел җылысын, яшәү матурлыгын салып калдырырга тырыша. Яңа буын каләм ияләре дә аның кебек үз эшен ихлас яратып башкарсын, укучысына һәм халкына тугры калсын иде, диясе килә.                                         Ирек Нигъмәти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев