Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәктә яшәүче Сания апаны 90 яше белән котладылар

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин 7 февральдә 90 яше тулган Сания Әхмәтшинаны юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар.

Ветеран сугыш елларына туры  килгән балачагында күпне күреп, хезмәте күп эш кул көче белән башкарылган  ферма белән бәйле булса да,  әле үз  көчендә. Сугыш ветеранның тол хатыны буларак салынган йортта  берүзе  яши.   Тормышта  уллары Мансур, Халит  гаиләләре булыша.  Унөч оныгы, 14 оныкчыгы бар. Җитәкчеләр кайгы-хәсрәт  күп  күргән , өч улын  соңгы  юлга озаткан  Сания  Баймөхәммәт кызына авыру-сырхаусыз, борчусыз  гомер  теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев