Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килсеннәр. Ярдәм итәбез

Ел саен 10 декабрьдә Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан хәбәрчебез Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Рафил Галимҗанов белән әңгәмә корды.

–Рафил Хәкимҗанович,  бала яшәргә хакы белән туа. Үсә барган саен үзенә күбрәкне таләп итә. Хәзер бала һәм, гомумән, кеше хокукларын  яклау белән   күп дәүләт институтлары  шөгыльләнә. Мо­ңа  кеше хокуклары буенча вә­ка­ләтле вәкил дә  кергән. Аның һәм районнардагы җәмәгать яр­дәмчеләренең эшчәнлеге белән та­ныштырып китсәгез  иде.

– Халыкара кеше хокуклары көненең 10 декабрьдә – Төп законыбыз кабул ителү датасы  алдыннан  билгеләп үтелүе  символик  мәгънәгә  ия. Барлык кануннар да Россия  Конституциясенә таянып  кабул ителә. Без  закон нигезендә  эшлибез. Төп  юнәлеш – гражданнар проблемаларына игътибар һәм аларга хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызуда булышу.  Тормыш мәсьәләләренә  кагылышлы соравы  килеп  чыкканда халык кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилгә зур  ышаныч  белдерә. 2021  елда  аның  адресына  республикада  яшәүчеләрнең 6195 тапкыр  мөрәҗәгать  итүләре шул  хакта   сөйли. Былтыр  популярлык һәм  мөһимлек буенча  беренче  урында  «Социаль, икътисадый  һәм  мәдәни  хокукларны  һәм  ирекләрне  яклау»  блогы торган.  Гражданнар, барыннан да элек, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү,  идарәче  оешмалар  тарафыннан  сыйфатсыз  хезмәт  күрсәтү, күпфатирлы йортларда агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән.

–Безнең районнан шикаятьләр бар дип  әйтеп буламы?

–Кеше инстанцияләргә авыр чакта мөрәҗәгать итә. Безнең районда күп кенә тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә ел саен колачлы  чаралар  планы тормышка  ашырыла. Шуңа да шикаять  язарлык  сәбәп  калмый да диярлек. Һәрхәлдә үземә шушы җәмәгать вазифасы  тапшырылган 2022 елның июль аеннан алып язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләр булмады. «Татэнергосбыт»ның Алабуга бүлекчәсе клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Саба офисы начальнигы буларак, айга 4-5 кеше кабул итәм. Гозерләрнең күпчелеге торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кагылышлы. Соңгы вакытта мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләренә каралган яклау чараларына бәйле  сораулар тәҗел. Сүз  бигрәк тә яшәүчеләр  санына карап билгеләнә торган хезмәт күрсәтүләргә ташламалар турында бара. Әйтик, мобилизацияләнүче хисабына  кеше саны кимегән икән, гаилә каты  көнкүреш калдыклары чыгарган өчен  кимрәк түли  башлый. Моның өчен безгә  комиссариаттан белешмә алып килергә кирәк.

– Җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычын нәрсәдә   күрәсез?

– Әгәр кеше мөрәҗәгать белән  килә икән, аны тыңлыйбыз һәм мәсьәләне район дәрәҗәсендә хәл итә  алмасак, вәкаләтле  вәкилгә  чыгабыз.  Бер караганда волонтерлык та кебек. Шул ук вакытта шактый гына вәкаләт тә  бирелгән. Бервакыт җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнгәнче эштә шундый вәзгыять килеп  чыкты: кешенең районда дәрәҗәсендә дә чишелеше табыласы булган  гозерен вәкаләтле вәкил Сәрия  Сабурская хәл итте. Мәсьәлә клиентларга хезмәт күрсәтү офисы эшчәнлегенә кагылышлы булганга  нык истә  калган. 

– Әле шундый оешмалар да бар: эшчеләре айлар  буе хезмәт хакы  алмаган. Әмма  алар кемгә дә бул­са мөрәҗәгать белән барырга  җөрьәт итми.

– Безгә килсеннәр. Ярдәм итәргә тырышырбыз. Хокукларыңны белә торып, үзеңне яклый алмау хуплый торган граҗданлык позициясе түгел.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсенең адресы:  Байлар Сабасы, Г. Закиров ур., 58, каб. 103. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев