Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кисәтергә, өйрәтергә, ярдәм итәргә!

1 март-Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне, ул гражданнар оборонасы турында белемнәрне пропагандалау һәм милли коткару хезмәтләренең абруен күтәрү максаты белән үткәрелә.

 

Ел саен Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне жир шарында яшәүчеләрнең тормышын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга карата мөһим мәсьәләләргә кагылышлы төрле девизлар астында уза. Халыкны эвакуацияләү, гадәттән тыш хәлләр зонасында калган кешеләрне тормыш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, зыян күргән объектларны һәм коммуникацияләрне торгызу, гуманитар йөкләрне озату, мәдәни мирасны саклау – барысыда гражданнар оборонасы вәкаләтләре.

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне –халыкны яклауга катнашы булган барлык кешеләрнең дә бәйрәме, ә болар исә: җәмәгать тәртибен саклау, хәбәр итү һәм элемтә, медицина, инженер, янгынга каршы, коммуналь-техник, авто-юл, сәүдә һәм туклану, ягулык-майлау материаллары, мәдәни кыйммәтләрне саклау бурычларын хәл итү өчен билгеләнгән коткару хезмәтләре.

Гражданнар оборонасы көненең девизы: "Кисәтергә, өйрәтергә, ярдәм итәргә!"

Халыкара бәйрәм кысаларында, Саба муниципаль районынын барлык гомуми белем бирү мәктәп диварларында Гражданнар оборонасы көненә күп төрле чаралар уздырыла. Мәсәлән, ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелә, аларда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кешеләрнең гамәлләре турында фикер алышалар. Әлеге чараларны үткәрүнең төп максаты- укучылар арасында гражданнар оборонасы буенча белемнәрне пропагандалау.

Шулай ук, 129 нчы янгын сундеру һәм коткару булеге, Саба һәм Теләче районара янгын кузәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан укучы балалар арасында өйдә һәм мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, укучыларнын язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, боз астына киткән кешеләргә, үзләренә дә беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәну чаралары уткәрелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев