Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Китап алам кулыма” дип аталган интеллектуаль проект

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе. Әйе, кеше китап укудан ямь таба, рухи азык ала, матур фикерләр туплый... 2021 елның 12 февралендә Саба район үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге белән берлектә “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект башлап җибәрде.

Проектның төп максаты: татар теленә, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү, уйлый белү дәрәҗәләрен, китапка кызыксынуларын арттыру, профессиональ эшчәнлеген үстерү.  

Беренче уеныбыз гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп узучы,  татар милләтенең бөек шәхесләре - мәшһүр язучылары Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов һәм күренекле шагыйрь Һади Такташ тормышына, иҗатына багышланды һәм китапханәчеләр арасында үткәрелде.  

Уен барышы 4 китаптан торды.  

1 китап - китап битләрендә тормыш мизгеле 

2 китап – күп укыган күп белер 

3 китап – яхшы китап иң ышанычлы дус 

4 китап – “Кояшлы дала кызы”  

Уенчылар  4 командага бүленделәр, һәр командада алтышар кеше үзара зирәклектә көч сынаштылар. Махсус кунак, язучы Галимуллина Гөлсинә Наил кызы да интеллектуаль әдәби уен өчен үзенең махсус сорауларын әзерләп килгән иде. Катнашучылар якташ язучыбызның “Кояшлы дала кызы” әсәре буенча сорауларга җаваплар бирделәр. ”Серле сандык” бәйгесе уенчылардан эзлекле фикерләү сорады, ә сорау-җаваплар уенны тагын да тизләтте. Уен ахырында нәтиҗәләр буенча  җиңүче команда билгеләнде. 

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев