КИТАПХАНӘДӘ – МӘРҖАНИ РУХЫ
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан галим-мәгърифәтченең хезмәтләрен, дини-дөньяви идеяләрен укучыларга җиткерүдә китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады.
31 гыйнварда район үзәк китапханәсендә «Сөембикә» клубы әгъзалары белән Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чара үтте. Китапханәчеләр Илсөяр Шакирҗанова һәм Альбина Шамилова «Сөембикә»леләрне галимнең тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе дә заманы өчен алдынгы карашлы кеше була. Әтисе мәдрәсәсендә ун ел укыганнан соң дүрт ел Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул биредә төрле мәдрәсәләрдә белемен арттыра. 1899 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык, гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. «Әлеге бөек затка багышланган беренче очрашуны аның тормыш юлы белән таныштырудан башладык. Алдагы утырышларда аның иҗатына, киңкырлы эшчәнлегенә, тарихи мирасларына тукталырбыз. Мәрҗанинең төп иҗат дәвере XIXйөзнең уртасына, татар дөньясының идеология фронтында бәхәсләрнең кыза башлаган чорына туры килә», - дип ачыклык кертте оештыручылар. «Сөембикә»леләр китапханә фондындагы бөек мәгърифәтче хакында язылган басмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштылар. «Казан утлары» журналында Бакый Урманче язып калдырган истәлекләр урын алган. Мәрҗани бер тәртәгә ике ат җигеп йөри торган булган. Юныс бай моңа әйтә: “Губернатор кебек, нигә син сыңар тәртәгә ике ат тактың? Ә менә миңа ике тәртәгә бер ат та җиткән», - ди. Мәрҗани җавапсыз калмый: Минем башны тартыр өчен ике ат та әз әле, ә менә сиңа бер ат та күп”, - дигән.
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган кичәләр авыл китапханәләрендә дә оештырыла. Чаралар ел дәвамында үткәреләчәк.
Фәридә Вилданова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев