Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Китаплы җәй” күңелле үтә

Каникуллар чорын балалар зур түземсезлек белән көтә. Китап-дәфтәрләрне бер чит­кә куеп, теләгән җиреңә барып, теләгән эшләреңне эшләргә мөмкинлек туа бу вакытта. Ә инде ялын китап белән үткәрсә, бу икеләтә яхшы.

 

  Җәй көне балаларның ялын оештыру, шулай ук укуын, язуын стимуллаштыру, 3 сәгать кенә булса да телефоннан башка тору, белем дәрәҗәсен киңәйтү һәм әдәби-иҗади сәләтләрне үстерү, аралашу максатыннан район балалар китапханәсендә 21-25 июль көннәрендә “Китаплы Җәй” проекты оештырылды. Башлангыч сыйныфлар биш көн дәверендә 13.00-16.00 сәгать аралыгында китапханәдә  булды.

   Укучылар китапханәгә ишек төбеннән үк әдәби әсәрләргә багышланган биремнәрне үтәп керергә тиеш иде (әсәрдәге герой рәсемнәре күрсәтелә, ул шуны танып, кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш була). Җәй көне саклык чараларын күздә тотып, балалар янына Саба муниципаль районының гражданнар оборонасы буенча белгече Ландыш Тимергалиева, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең  район  бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Ягәфәрова, «Йөзү бассейны»  директоры Гөлназ Сафина чакырылды. Көн дә яңа әсәрләр укылды.  Балалар  татарча газета-журналлар “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау” белән таныштырылып, әңгәмәләр үткәрелде. Уку белән язу арасында ял итү максатыннан нейрогимнастикалар оештырылды. “Тукай” паркында балалар мәйданчыгында ял итеп алгач, иҗади мастер-класслар китапханәдә, табигать кочагында дәвам итте.  “Ямьле Саба” яр буенда  чишмә турында шигырь-җырларны искә алып, гореф-гадәтләребезне истә тотып уеннар,  чәчәкләрдән беләзек ясау, иҗади мастер-класслар,  төрледән-төрле викторина, квест  оештырылып биш көн сизелмичә дә үтеп киткән.

Җәйге китапханәдә матур, эчтәлекле әдәбият сайлап алырга һәм укырга, тематик китап күргәзмәләре белән танышырга, дуслар белән яраткан әсәрләр турында сөйләшергә, өстәл уеннарында катнашырга, иҗади мастер класслар белән шөгыльләнергә мөмкин. Рәхим итегез.

Илсөяр Шакирҗанова,

китапханәче.

#Татарстан #Лето #ЛетоВТатарстане #ЛетоВТатарстане2025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев