Киттек, әйдә, Саба буйлап сәяхәткә!
27 сентябрь -Бөтендөнья туризм көне
“Туризм” сүзен ишетү белән, аркаларына рюкзаклар асып, дөнья буйлап атлаучы кешеләр күз алдына килеп баса. Халыкара туризм төрләре исә бихисап: кемдер дәва эзләп китә, кемдер экзотиканы кулай күрә, кемдер кызынырга, зәңгәр диңгездә коенырга ярата, ә дингә бирелүчеләр изгеләр яшәгән урыннарга хаҗ кылалар.
Туризм борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Кешеләр дөньяны танып белү, яңа территорияләр ачу, төрле дини максатлар белән сәяхәтләргә чыккан. Шулай ук туризмның максаты нигездә сәүдә мөнәсәбәтләре һәм Олимпия уеннары булган. Сәүдә үсеше белән шәһәр һәм бистәләрнең инфраструктурасы да үсә. Чөнки сәяхәтчегә йокларга, ашарга урыннар төзү дә башлана.
Бөтендөнья туризм көне беренче тапкыр Бөтендөнья туристлар оешмасының Генеральный ассамблеясы тарафыннан 1979 елда Испаниянең Торремолинос шәһәрендә игълан ителгән. Ул һәр елны 27 сентябрьдә күпчелек илләрдә билгеләнә. Бәйрәмне бу вакытта үткәрү Төньяк ярымшарда туристлык сезонының тәмамлануына, Көньякта исә сезонның башланып китүенә бәйле. Бу көндә бөтен дөнья буенча туристлар слеты, бәйрәм чаралары һәм фестивальләр үтә. Русиядә Туризм көне 1983 елдан билгеләп үтелә башлаган.
Үзебезнең Саба якларына әйләнеп кайтсак, әлеге өлкә турында ниләр әйтә алабыз соң? Якташларыбыз, күрше-тирә районнар Саба районы, аның тарихи, истәлекле урыннарын, матур ял итү җирләрен беләләрме икән? Менә шушы сорауларга җавап табу максатыннан интернет челтәрендә сораштыру үткәрелде. Без үткәргән сораштыруларның актуальлеге дә районыбызның әлеге урыннары маршруты буенча экскурсия эшләүнең әһәмияте белән аңлатыла. Сораштыруда йөзгә якын кеше катнашты. Җаваплар чын мәгънәсендә кызыклы, уйландыра торган һәм киләчәктә әлеге өлкәдә эшчәнлекне планлаштыруда зур этәргеч була алырдайлары күп. Иң сөенечлесе, без югарыда санап киткән барлык төр урыннарны да беләләр, аларда булганнары бар яки инде бу турыда хыялланалар. Туристларның Сабабызда иң яратып йөри торган урыннары булып район үзәгендә урнашкан паркларыбыз, “Ямьле Саба” яр буе, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы, Лесхозда урнашкан “Саба урман хуҗалыгы” музее, Сатыш мәдрәсә-музее, “Сабантуй” ат спорты комплексы һәм Миңгәр ял итү базасын атый алабыз.
Сабалылар һәм районыбыз кунакларының киләчәккә фикерләрен сорап, туризм үсешенә китерә торган тәкъдимнәре белән уртаклашуларын да сорадык. Иң еш язылганнары: спорт, милли традицияләр (каз өмәсе, килен төшерү һ.б.); милли ризыклар әзерләү буенча мастер класслар оештыру һәм шунда ук сатып алу мөмкинлеге булдырырга (чәк-чәк, талкыш кәләвә, каклаган каз, чигүле мамык мендәр, бәйләгән оекбаш, бияләйләр, татар бизәкле заманча шоперлар, сумкалар...); “Ямьле Саба" дигән туристлык базасы ачарга, төрле кызыклы маршрутлар төзеп, аларны күбрәк интернет киңлекләренә таратырга, реклама өстендә эшләргә; балалар өчен туризм белән бәйле җәйге лагерь ачу; туризм белән бәйле булган кирәк-яракларны прокатка алу өчен махсус кибет, үзәкләр булдыру; чит төбәкләрдән килүче кунакларга уңайлы һәм артык кыйммәт булмаган кунакханәләр, милләтебезнең мәдәниятен, аш-суын, яшәү шартларын чагылдырган кунак йортлары булдыру.
Ә сезнең Сабабызның әлеге урыннарында булганыгыз, ял иткәнегез бармы?! Юк икән, Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелгәндә кечкенә булса да сәяхәт ясап алыгыз. Моның өчен ничәмә мең сумнарга чит илгә чыгу да, республикабызның икенче ягына китү дә кирәк түгел. Көзге муллыкка сокланып, табигать кочагында якыннарыгыз белән экскурсия үткәрсәгез дә, көзнең быелгыдай җылы көннәреннән, гаилә белән бергә аралашудан алган тәэссоратлар белән салкында күңелегезне җылытырсыз. Шулай ук бездә районыбыз буенча әлеге сәяхәтләрне оештыру да каралган. Моның өчен безгә алдан хәбәр итүегез һәм бергәләп сәяхәтнең вакытын, юнәлешен билгеләү генә кирәк булачак.
Еллар үткәч, йә булмаса, читкә киткәч кенә түгел, һәр кеше үз төбәген мөмкин кадәр иртәрәк ачсын иде. Һәм бу кызыксыну мөмкин кадәр озаграк саклансын иде!
Алисә Гыймадиева.
Саба туган якны өйрәнү
музее хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев