Кояш нурлары янгын сәбәпчесе булырга мөмкин (+видео)
Сак һәм уяу булыгыз!
Кояш нурлары янгын сәбәпчесе дә булырга мөмкин икән. Куркыныч хәлләрне булдырмас өчен кайбер киңәшләргә колак салуыгызны сорыйбыз:
-Турыдан-туры кояш нурлары төшә торган урыннарда пыяла шешә, банкалар, лупа, линза һәм башка үтә күренмәле әйберләрне калдырмагыз.
- Көзге, кайтаргыч металл өслекләрне һәм пыяла эшләнмәләрне тиз кабынучан материаллар янына куймагыз.
-Табигатьтә сак булыгыз. Пыяла кыйпылчыкларын һәм шешәләрне урманда, аланда яки коры үләндә ташламагыз.
- Дача һәм бакчаларда, шәхси йортларда банка, шешә һәм көзгеләрне күләгәдә яки ябык биналарда саклагыз.
-Балаларны күзәтүдән ычкындырмагыз – кояшлы көндә зурайткыч пыялалар, линзалар һәм көзгеләр белән уйнарга рөхсәт итмәгез, бу предметлар белән уйнаганда янгын чыгу куркынычы турында аңлатыгыз.
Көнкүрештә һәм җитештерүдә профилактика
- Кояш яктысы төшкән биналарда нурларның фокуслану куркынычын киметү өчен пәрдә яки тонык пыялалар кулланыгыз.
- Складларда һәм остаханәләрдә пыяла һәм яктылык чагылдыргыч әйберләрне ябык шкафларда яисә тәрәзәләрдән ерак урында саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев