Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“КОЛЛЕКЦИЯМДӘ 130 ЧӘЙНЕК БАР”

Саба районы Явлаштау авылы мәдәният йорты директоры Гәүһәрия Әхмәтҗанова, төп эшеннән тыш, чәйнек җыю белән шөгыльләнә. Яңа гына төзекләндерелгән мәдәният йортындагы музей бүлмәсе чын татар йортын хәтерләтә.

— 130 лап чәйнек бер ел эчендә җыелды. Иң борынгысы — 1935 елгы. Аны авылдашым Саимә апа биргән иде. Иптәш кызы бүләк иткән фарфор чәйнекне ул Свердловскидан алып кайткан. Пыяла чәйнекне шулай ук авылдашыбыз Закирә әби бирде. Элек, авыр елларда бәхет эзләп, Бурятиягә кадәр киткәннәр бит. Закирә әби шуннан алып кайткан. Бу әбекәйләр икесе дә вафат инде. Мәдәният йорты буш тормый, концертлар еш була. Халык күп килә, музейга да керәләр. Чәйнекләр белән дә кызыксыналар. Кая барсам да, үзенчәлекле чәйнекләрне күзәтеп йөрим, — ди Гәүһәрия апа...

Фото: https://vk.com/irekmaydani

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев